news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә Пугачево янындагы хәрби складларда ачык янгынны туктатканнар

Кешеләр зыян күрмәгән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Удмуртиядә Пугачево авылында янгынны туктатканнар. Ачык утны сүндергәннәр, дип хәбәр итте "Интерфакс".

Агентлыкка бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән әйткәннәр.

  • Кичә Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлады. Кара төтен күкне биләп алды һәм шартлау тавышлары ачык ишетелде.

"Ачык учаклар юк. Авиация һәм янгын-коткару техникасы ярдәмендә урынга су сибү  башкарыла", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Кешеләр зыян күрмәгән.

  • Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100