news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә күпкатлы йорт янында ике хатын-кыз һәм бер бала мәетен тапканнар

Фаҗига Удмуртиянең Глазов шәһәрендә Пехтин урамында булган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядә күпкатлы йорт подъезды янында ике хатын-кыз һәм бер бала мәетен тапканнар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Фаҗига бүген Удмуртиянең зур булмаган Глазов шәһәрендә Пехтин урамында булган. Узып баручылар күпкатлы йортларның берсе янында тапкан ике хатын-кыз һәм бала мәетенең шәхесләре ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Прокуратура бу факт буенча тикшерү башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot