news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә хәрби часть территориясендәге янгынны алты көннән соң тулысынча сүндергәннәр

Янгын һәм снарядлар шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Удмуртиянең Пугачево бистәсе янында элеккеге хәрби часть территориясендәге янгын алты көннән соң тулысынча сүндерелгән, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

  • 16 майда Пугачево бистәсе янындагы элеккеге хәрби часть территориясендә үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә янгын чыкты. 2011 елда артиллерия арсеналында булган шартлаудан соң, шартламыйча калган снарядлар кабат ата башлады.

Янгын һәм снарядлар шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Элеккеге хәрби шәһәрчектән 1,4 меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр, алар 17 майда өйләренә  кайткан.

Россия тикшерү комитетының Ижевск гарнизоны буенча хәрби бүлеге әлеге факт буенча тикшерү эшләре башлаган.

Янгын чыккан көнне бу урыныннан 8 чакрым ераклыктагы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә барысы да тыныч дип ышандырдылар. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый", - дип хәбәр итте Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100