news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядәге татар балалары белемнәрен сынады

22 гыйнварда Ижау шәһәрендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды.

Удмуртиядәге татар балалары белемнәрен сынады
tatar-congress.org

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән — барлыгы 40 бала катнашкан.

Олимпиадага килгән сигезенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр укучылар арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта өйрәнүчеләр дә бар.

Укучыларның эшләрен татар теле укытучылары: Рәсилә Габдрахманова, Рәмзилә Ганиева, Эльвира Шакирова тикшерәчәк.

Җиңүчеләр 27нче гыйнварда билгеле була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100