news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә элеккеге хәрби складлардагы янгын видеосы чыкты

Республиканың Малопургинск районы Пугачево авылында шартлау тавышлары ишетелә һәм кара төтен күренә.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Удмуртиядә элеккеге хәрби складларда янгынның видеосы чыкты.

  • Малопургинск районы Пугачево авылында хәрби кирәк-яраклар шартлап, элеккеге хәрби складлар территориясендә янгын башланды.

Видеоязма кадрларында күккә кара төтен күтәрелүе күренә, шартлау тавышы ишетелә.

Һәлакәт урыны Әгерҗедән 8,5 чакрым гына булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot