news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Димче» клубы эшли башлады

Әлеге клубка Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан мөрәҗәгать итәләр.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Димче» клубы эшли башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Клуб ачылуга ук, ялгызлар арасында популярлык казана башлый. Хәзер аларга Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан мөрәҗәгать итәләр. Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан да киләләр. Клуб белән Алия Абдуллина җитәкчелек итә.

Клуб үз эшен 55+ төркеме белән эшли башлаган. Анда катнашучылар мондый очрашуларны ешрак уздыруны сорый, ди клубны оештыручылар. Беренче очрашуда ук бер-берсен ошаткан кешеләр булган. Бәлки яңа пар да барлыкка килер, дип өметләнә, клуб җитәкчелеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot