news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” узды

Оештыручылар бәйрәмгә яшьләрнең аз килүенә канәгатьсезлек белдергән.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә “Чәкчәк party” халыкара яшьләр акциясе нигезендә “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” исемле чара узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның координаторы Рушана Саттарова хәбәр итте.

“Чара әйбәт узды. Кызганыч, без теләгәнчә, күп кеше килә алмады. Чарага барлыгы 100 кеше килде. Дөресен генә әйткәндә, оештыру эшләре белән тамашачыларны да, катнашучыларны да рәтләп күреп булмады. Бәйрәмдә Тимершиннар гаиләсе җиңү яулады. Алар презентация ясады, җырлады, үзләренең үзенчәлекле чәкчәкләрен тәкъдим иттеләр”, - дип сөйләде Рушана Саттарова.

Рушана Саттарова “Чәкчәк” бәйрәменә яшьләрнең аз килүе белән канәгать калмаган.

“Чәкчәк” бәйрәмен кире элеккеге форматка кайтарырбыз, дип уйлыйм. Бу формат безнең өметләрне акламады. Элек бездә әбиләр катнаша: алар чәкчәкләр ясый, бии, җырлый иде. Мин яшьләрдән активлык көткән идем. Бәйрәмне яшьләрчә уздырырга теләгән идек. Гадәттәгечә, залның яртысы әби-бабайлар булды. Килгән кунакларга барысы да ошады”, - диде координатор.

Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә “Чәк-әк party” халыкара яшьләр акциясе нигезендә “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” исемле чара быел 8 нче тапкыр үткәрелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100