news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә булган фаҗигале хәлдән соң газдан файдалануда аеруча саклык сорала

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көнкүрештә газ җиһазларыннан файдануда сак һәм игътибарлы булырга, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Удмуртия Республикасында булган фаҗигале хәлләрдән соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көнкүрештә газ җиһазларыннан файдануда сак һәм игътибарлы булырга, гади кагыйдәләрне сакларга кирәклеген искәртә. Әлеге кагыйдәләр белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Газ җиһазларын файдалануның вакыты бар - ул 30 елдан артмаска тиеш. Әлеге вакыты узуга,  җиһазларны алыштырырга яисә газ белгечләре карары белән ремонтларга кирәк.

Моннан тыш, газ җиһазларын файдалану, аларны тиешле тәртиптә тотудагы җаваплылык аның хуҗасына һәм файдаланучы кешеләргә төшә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot