news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә балалар өчен «Күңелле кыңгырау» тапшыруы киләсе елга да чыгачак

Киләсе тапшыруда татар һәм удмурт бизәкләре белән кар бөртекләре ясарга өйрәтәчәкләр.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиядәге балалар өчен «Күңелле кыңгырау» тапшыруы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Шулай итеп әлеге тапшыру киләсе елга да дәвам итәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киләсе чыгарылышта Милана белән Әминә исемле кызлар татар һәм удмурт бизәкләре белән кар бөртекләре ясарга өйрәтәчәк.

«Дуслар, сез беләсезме, һәр кар бөртегенең үз бизәге. Кар көне буе явып торса да, арада ике бертөрле кар бөртеге булмый. Табигать могҗизасы бу. Күп белергә теләсәгез, „Күңелле кыңгырау“ телетапшыруын  карагыз», — дип өнди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100