news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә балалар бакчасында татарча укытуны тыючы юк – җирле "Ак калфак" җитәкчесе

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Ижевскиның "Энҗе" татар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.

(Ижевск, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Удмуртия башкаласы Ижевскидагы татар балалар бакчасы эшчәнлеген киңәйтәчәкләр. "Бездә бакчада балаларга татар теле дәресләрен үткәрүне тыючы юк", – диде "Энже" бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова "Татар-информ"га.

Бүген "Энҗе" бакчасы эшчәнлеге белән Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре танышты. Россия төбәкләреннән, Татарстаннан хатын-кызлар Удмуртиягә күчмә утырышка җыелды.

Бриллиант Абдрахманова Удмуртиянең Татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы "Ак калфак" оешмасын да җитәкли. Ул сөйләгәнчә, "Энҗе" 107нче номерлы балалар бакчасы 2007 елдан эшли. "Атнага ике тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә, тәрбиячеләр нигездә татарлар, тәрбия-мәдәни программалар милли рухта алып барыла", – диде бакча мөдире.

Бүген бакчага 122 бала йөри, киләсе елдан Ижевскиның 84нче номерлы бакчасын да кушкач, балалар саны 200дән артачак. Бакча Ижевскиның Азин урамында - тарихи Татар бистәсендә урнашкан. Башка милләт вәкилләре дә үз балаларын бу бакчага бирә.

"Бүтән бакчага йөрү мөмкинлеге булса да башка милләт ата-аналар балаларын татар бакчасына бирә. Татарлар арасында яшибез, балалар татар телен, мәдәниятен белсеннәр, дип әйтә. Татар традицияләренә багышланган бәйрәмнәр үткәрәбез. Башка милләт балалары да татарча шигырьләр ятлап сөйли", – ди Бриллиант ханым.

Аның сүзләренчә, Ижевскида бер удмурт балалар бакчасы бар. "Энҗе" бакчасы Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгының Этник-мәдәни белем бирү ресурс үзәге булып санала. Елга өч тапкыр биредә удмурт тәрбиячеләренә милли-мәдәни тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар үткәрелә.

"Республика Хөкүмәте, шәһәр хакимияте безгә эш алып бару өчен бөтен шартлар тудырды. Балалар бакчасында татар теле укытуга каршы килгән кеше юк. Киресенчә, татар телен мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасына кертергә тәкъдим иттеләр", – диде бакча мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100