news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә 11 яшьлек малай өшеп үлгән

Мәктәп укучысы мәетен Воткинскиның бер бакчачылык ширкәтендә тапканнар.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Воткинск торак пунктының бер бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек мәктәп укучысының үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ир бала туңып үлгән.

Малайның мәктәптән өенә кайтмавы турындагы белдерү социаль челтәрләрдә кичә чыккан булган.

Воткинскида якшәмбегә каршы төндә һава температурасы -19 градуска кадәр төшкән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot