news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия укытучысы: Коръәнне җырлап укыйлар, ләкин татар телен өйрәнү катлаулы

Татар теле мөгаллиме тел өйрәтү өчен дәреслекләрнең күп булмавын һәм аларның җитмәвен әйтте.

Удмуртия укытучысы: Коръәнне җырлап укыйлар, ләкин татар телен өйрәнү катлаулы
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртия мәчетендә татар теле укытучысы булып эшләгән, фамилиясен әйтергә теләмәгән, Вәсилә Харис кызы дип таныштырган ханым мөселман мәктәбе укучылары Коръәнне җырлап укыганнарын, әмма татар телен өйрәнү мәсьәләсе катлаулы булуын әйтте. Бу фикерен ул "Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы" дискуссия мәйданчыгында сөйләде.

"Бездә бишенче сыйныф укучылары Коръәнне җырлап диярлек укыйлар, ә татар телен өйрәнү - зур мәсьәлә булып кала", - диде ул.

“ФГОС таләпләре кабул ителгәнче, мин Лена Таҗиева һәм Равия Абдуллинаның гарәп дәреслеге буенча гарәпчә укырга-язарга өйрәтү китабына мөрәҗәгать иттем. Татар текстлары гарәп графикасында бирелә. Ул бер генә данәдә иде. Мондый дәреслекне дә булдыру турында уйланырга кирәк”, - ди укытучы.

“Түгәрәккә татар телен өйрәнергә дип язылдылар, килделәр. Татар теле дәреслеген сайлау мәсьәләсе куелды. Укучыларым арасында егерме яшьлек шәкерттән алып, җитмеш яшьлек әби дә бар. Алар дүрт-биш дәреслек арасыннан “Татар теле – күңелем теле” дигәнен сайлады”, - диде ул.

Укытучы сүзләренчә, түгәрәккә йөрүчеләр әлеге дәреслекне яратып өйрәнә башлаган. “Татарча өйрәнү өчен әйбәт дәреслек дип саныйм. Ләкин ул җитәрлек күләмдә түгел. Әле татарчаны да белмәгәннәргә ничек дин дәресләрен кертеп җибәрергә дип баш ваттым”, - ди ул.

Вәсилә ханым Удмуртиянең мөселман мәктәбендә өстәмә тел буларак немец телен кертергә җыенганнарын әйтте. “Чит тел буларак инглиз телен болай да өйрәнәләр. Без немец теле урынына гарәп дәреслеген кертеп җибәрсәк, милләтебезгә дә, телне дә саклауда зур өлеш булыр иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100