Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды
Бүген, 6 декабрь көнне, Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан һәм Удмуртия җитәкчеләре катнашты. Алар арасында Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов; Удмуртия Башлыгы хакимияте һәм хөкүмәте җитәкчесе Александр Журавлев; Удмуртия Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ишматова һ.б. бар иде.
Әлеге юбилей кичәсендә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән ансамбль җитәкчеләре бүләкләнде.
Әлеге концерт Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә «Татар мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз