news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары "Туган телем – иркә гөлем" бәйгесенә нәтиҗә ясады

Әдәби-музыкаль фестиваль Тукай туган көне уңаеннан, өченче ел рәттән оештырыла.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", "Яңарыш"). Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Быел Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган фестивальдә Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан балалар, Ижевск шәһәренең 10 нчы һәм 6 нчы гимназия укучылары актив катнашты. Кунак буларак әдәби-музыкаль бәйрәмгә Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Сабир Өметбаев исемендәге Татар драма театры артистлары чакырылган иде.

Әлеге фестиваль татар сыйныфында белем алган укучыларга, татар теле укытучыларына үзләренең осталыкларын башкаларга күрсәтергә, шулай ук башкалардан өйрәнү мөмкинлеге бирә. Анда катнашучылар “Җыр”, “Шигырь уку”, “Көмеш каләм”, “Мөгаллимлек осталыгы” номинацияләрендә бәяләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100