Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртия татарлары татар телен гаилә түгел, мәктәп кенә саклый алачагын әйтте
"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Удмуртия Республикасында татар милли традицияләрен саклауга багышланган күчмә утырышка җыелды.
(Удмуртия, 6 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Бүген татар балаларына татар телен өйрәтеп, туган телне мәктәп кенә саклап кала ала. Бу хакта Удмуртиянең Балезино районы Паюра татар авылы мәктәбе директоры Альбина Касимова "Татар-информ"га белдерде. Бүген Паюра авылына Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре килде. Очрашуның максаты – татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.
Бу авылда да җирле "Ак калфак" оешмасы бар. Паюра – Балезино районының зурлыгы ягыннан икенче урында торган татар авылы. Биредә IX сыйныфка кадәр төп белем бирә торган мәктәп эшли. "Мәктәптә 48 укучы исәпләнә, балалар бакчасына 32 бала йөри. Төрле милләт балалары бар, күпчелеге – татарлар", – дип ачыклык кертте мәктәп директоры.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. "Кызганычка, татар телендә сөйләшүчеләр кими. Сүз дә юк гаиләдә милли мәдәният һәм традицияләр саклана әле. Əмма туган тел онытыла, гаиләдә дә русча аралашуга күчәләр. Бүген мәктәп кенә туган телне саклап калырга ярдәм итә ала", – диде Альбина Касимова.
Паюра мәктәбе балаларда милли тарихка кызыксыну уяту, татар телен, мәдәниятен саклау максатыннан узган ел интерактив музей оештырган. Ул авыл мәдәният йортында урнаштырылган. Алар бу проектны Татарстан Хөкүмәте грантын отып тормышка ашырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз