news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе җирле каләм әһелләрен зурлый

Кичә “Яңарыш” газетасы белән берлектә оештырыла, һәм анда Татарстаннан бер төркем язучы катнашыр, дип көтелә.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). 18 февраль көнне Ижевск шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Әлеге чара шагыйрь Риза Шәфинең тууына 95 ел тулуга һәм җирле шагыйрь-язучыларның иҗатларына багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Программада җирле авторларның җырлары, шигырьләре яңгыраячак, сәхнә күренешләре күрсәтеләчәк. Шулай ук кичәдә Татарстан кунаклары :ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле шагыйрь һәм язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин, Илфак Ибраһимов, Фидаил Мәҗитов та катнашыр, дип көтелә..

Әдәби-музыкаль кичә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы белән берлектә оештырыла.

Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100