news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары көрәшчеләр белән горурлана: Сарапулның Алып батырлары

Удмуртия татарлары көрәшчеләр белән горурлана: Сарапулның Алып батырлары
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Сарапул шәһәреннән Асия Әхмәдиеваның «Сарапулның Алып батырлары» дигән язмасы чыкты.

Кытайларның бер мәкале бар: һәр озын юлның башында беренче адым тора. Бу юллар Удмуртиядә генә түгел, күрше республикаларда да Сабантуй батыры буларак танылган Тимур Кәримовка да кагыла. Ул бишенче сыйныфта укыганда көрәш белән шөгыльләнә башлый. Унсигез яше тулгач, Сабантуйларда җиңүләр яулый.

Милли бәйрәмебездә көрәшеп алган тәкәләр санын тәгаен белми дә. Инде менә 20 ел көрәшә. Без Сабан туенда татарча көрәшне караганнан соң, «Бар бит әле батырларыбыз», – дип горурланабыз. Чиста, гадел көрәш карау татарларны милләт буларак берләштерә.

Тимур Кәримов 2022 елны Казан шәһәрендә узган Россия чемпионатында билбаулы көрәш буенча көмеш призер булган, Россия Федерациясе спорт мастеры нормативын үтәгән. Аңа Россия Федерациясенең спорт мастеры исемен бирергә дигән фәрман бирелгән. Әлегә таныклык Тимурга килеп җитмәгән. Бу чемпионат Казан шәһәрендә «Ак Барс» сараенда үткән.

2023 елның 15-14 декабрендә Россия кубогына ярышларда Тимур икенче урынны яулый. 2024 елның 20 гыйн­варында «Пирамида» күңел ачу комп­лексында узган «Манзара» ярышында беренче урынга ия була. 2023 елда Тимур Кәримов Сабантуйларда өч тапкыр абсолют батыр кала: Сарапул районы, Сарапул шәһәре һәм Әгерҗе шәһәре буенча.

Тимур ел дәвамында атнага өч тапкыр тренировкаларга йөри. Дусты, көрәштәше, Россия чемпионы Илдар Гыйль­фанов белән шөгыльләнә. Илдар Тимурны гел рухландырып, әйдәкләп тора.

Аның турында да бераз язып китим әле Илдар – инде күп еллар шәһәребез Сабан туенда көрәш буенча баш хөкемдар. Ул шулкадәр тыныч, сабыр, түземле. Мин аңа карап шаккатам, сокланам. Илдарның үз бизнесы бар. Ул Татар эшмәкәрләре клубы әгъзасы.

Мин Илдардан: «Сарапулда балалар арасында татарча көрәшне үстерү өчен нәрсәләр эшлисез?» – дип кызыксындым. Яңа ачылган «Позитрон» спорт комплексында балалар өчен бушлай көрәш секциясе эшләячәген әйтте.

Илдар хәләл җефете белән ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Унбер яшьлек улы Сарапул Сабан туенда көрәштә мактаулы урын яулаган. Бу – Илдарның улы белән тренировкаларда даими шөгыльләнү нәтиҗәсе.

Сүзем Тимур турында иде бит әле. Безнең татарлар – һәр яктан да булган, уңган, тырыш халык. Тимур – шундыйларның берсе. Алар хатыны Альбина белән Удмурт Дәүләт университетын тәмамлаганнар. Йорт салганнар. Икесе дә радиозаводта эшлиләр. Альбина – экономист, ә Тимур – программист. Унике яшьлек кызлары Карина сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Тимур гаять җитди кеше булып күренсә дә, гаиләсендә кайгыртучан, нечкә күңелле әти. Әти-әнисе белән дә көн саен диярлек күрешеп-аралашып торалар. Альбина уңган килен, халкыбыз традицияләренә тугрылыклы.

«Гаилә дус булсын өчен, күп нәрсәне уенга алып, уен-көлке белән уздырырга кирәк. Бер-беребезгә ярдәм дә итәбез, гафу да итә беләбез», – ди Альбина. Гаилә белән ял итү дә матур гадәткә кергән.

Тимурның бертуган энекәше Ринат – көрәшче. Ул 2024 елның гыйнварында армреслинг буенча чемпионатта бронза медаль яулаган. «Ярыш алдыннан дулкынланасызмы? Планнарыгыз нинди?» – дип соравыма: «Юк. Дулкынлану комачаулый гына. Үземне кулга алып, тыныч күңел белән келәмгә басам. Апрель ахырында Россия чемпионаты узачак. Шуңа әзерләнәбез», – диде.

Көрәшчеләребезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Без алар белән горурланабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100