news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары: Гореф-гадәтләрне, туган телебезне саклавы җиңел түгел

Удмуртия татарлары: Гореф-гадәтләрне, туган телебезне саклавы җиңел түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының «Чишмә челтерәве» фольклор ансамбле һәм Сарапул шәһәре гармунчылары концерт куйды.

«Кистем авылы халкының фамилиясе бер – Касыймовлар. Касыйм шәһәренә катнашыбыз юк, авылыбызга нигез салучы Касыйм бабай булган. Сүз дә юк, Татарстаннан читтә яшәгәч, гореф-гадәтләрне, туган телебезне саклавы җиңел түгел. Авылыбызда балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты бар. Халык белән элемтәдә торабыз. Әмма яшьләр чит җиргә күченеп китә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Чишмә челтерәве» ансамбле җитәкчесе - Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Касыймова.

Ул 1988 елдан Кистем авылы мәдәният йортында эшләвен әйтте. «Фольклор ансамбльдә әбиләр җырлый иде. Алар китеп барды, без фольклор ансамбльнең эшчәнлеген дәвам иттек. Ансамбльгә авыл халкы, мәдәният йорты, колхозда эшләүчеләр йөри. Татар халык җырларын, шулай ук үзебезнең авыл җирлегендә әби-бабайлар җырлаган җырларны башкарабыз. Бу кичәдә без, мәсәлән, «Солдат озату көе» рекрут җырын башкардык», - диде ул.

Кистем авылына 1678 елда нигез салынган, 1629 елда китапларда бу авыл турында язмалар булган. «1678 елда халык санын алганда Кистем җире белән князь Касыйм бабай хуҗа була. Ул чыгышы белән Арчадан. Алар Арчадан чыгып китеп, Киров өлкәсе Нократ авылына нигез салган, аннары хәзерге Кистем авылы якларына килгәннәр. Без Нократ татарлары дип саналабыз. Чупче елгасы янында торгач, үзебезне Чупче татарлары дип әйтәбез», - диде Светлана Касыймова.

«Сөйләм теле Казан татарларыныкыннан аерыла. Авылыбыз зур булган. Бүгенге көндә авылда 840 кеше яши, XX гасырда өч меңгә якын кеше яшәгән. Җир җитмәгән, ике катлы өйләр төзегәннәр. Октябрь инкыйлабы булгач, ике катлы йортларны сүтеп, Балезинога илтеп төзегәннәр, диләр. Безнең авылда сәүдәгәрләр яшәгән, алар төрле җиргә ярминкәләргә йөргән. Мәкәрҗә, Казан ярминкәләренә йөргәннәр. «Син кая барасың? – Лавкага чыгамын», - дигән сүз әле дә бар», - диде ансамбль җитәкчесе.

Кистем авылы халкы кунакларны үзләрендә пешерелә торган ризыклар белән сыйлады. «Кабарчы – мичтә пешерелә. Ул татар кызының итәге кебек кабарып тора, дип әйтәбез. Коймак һәм колак коймак алып килдек. Кош телен безгә колак коймак дип әйтәләр, баланлы ипи һәм эремчекле ипи пешердек. Пирогны «ипи» дип әйтәбез», - дип аңлатып китте ул.

Алып баручы Рәфилә Рәсүлева Удмуртиянең милли-мәдәни тормышы белән таныштырды. «Удмуртиядә нәкъ Кистем авылында гореф-гадәтләрне саклыйлар. Аларның сөйләме, җырлары аерылып тора. Тарихы да бик кызыклы. Ә шәһәрләрдә Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районарыннан килеп урнашкан халык яши. Бүген күргәзмәдә Кистем халкының милли костюмнары, көндәлектә кулланган әйберләре урын алган», - диде ул.

«Удмуртиянең Сарапул шәһәре - борынгы, тарихи, сәүдәгәрләр шәһәре. Татар теленә сары балык дип тәрҗемә ителә, анда да бик күп татарлар яши. Биредә Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендә татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Удмуртиядә атна саен «Яңарыш» газетасы чыга, Удмуртиянең барлык районнарында, авылларында тарала, газетаның тиражы да дүрт меңнән артык. Телевидение дә эшли. Зөлфәт Арсланов халкыбызның мирасын саклау өчен шәхси музей булдырды. Концертта Фәнил Шәйхетдинов, Зөлфәт Арсланов моңлы гармун тавышлары яңгыратып, тамашачыларның күңелен күрде», - диде алып баручы.

Зөлфәт Арсланов әйтүенчә, музейда ике меңгә якын экспонат бар. «Музейга Сарапул татарларының тарихын кертергә тырыштым, архивлардан җыеп, 1780 елдан башлап, хәзерге көнгә кадәр аларның тарихын яздык. Мәсәлән, элек почта ташый торган атларга кидертә торган кыңгыраулар булган. Ул сигез-тугыз чакрым ераклыктан ук ишетелеп торган», - дип сөйләде ул.

«Гармун моңнары, күргәзмә, милли ризыкларыгыз Габдулла Тукай әдәби музеенда бер матур, ямьле эз калдырачак. Тумышы белән Удмуртиядән булган яшь җырчыбыз Рөстәм Егоров белән тыгыз элемтәдә торабыз, хезмәттәшлек итәбез. Җырлары-моңнары белән шатландырып тора», - дип, кунакларга рәхмәт әйтте музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100