news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татарлары "Бишек туе" йоласын искә төшерде

"Гакыйка корбаны чалу йоласын искә төшерәсе килә: ир бала тугач, ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалырга кирәк", дип сөйләгән Исмәгыйль хәзрәт.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Халык­лар дуслыгы йортында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең "Ак калфак" оешмасы 107нче балалар бакчасы белән берлектә республиканың мәдәният йортларында эшләүче татар белгечләренә "Бишек туе" йоласын күрсәтте. Бәйрәмгә Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов килде, дип Удмуртиянең "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Бишек туена кызның әнисе мендәр, юрганнар белән килде. Баланың бишегенә көмеш тәңкә салынды, балага күз тимәсен өчен миләш ботагы куелды. Тик бу гамәлләребезнең күпчелеге дини күзлектән караганда дөрес түгел икән. Бу хакта безне Исмәгыйль хәзрәт кисәтте. "Баланы бәладән миләш ботагы сакламый, шулай ук күз тиюдән сабыйларның маңгайларына корым буяу да дөрес түгел. Бу йола безнең дингә каршы килә. Моннан сак булыгыз! Сабыйларыбызны ниндидер җансыз әйберләр түгел, бары безнең догаларыбыз гына саклый. Бала тугач, кайберәүләр: “Мулла чакырмадык әле, баланың исеме юк”, - дип йөриләр. Бу фикер дә дөрес түгел. Әти-әни бер фикергә килеп, сабыйга исем белән эндәшә башлый икән, аның инде исеме бар дигән сүз. Балага исем кушарга мулланың килүе мәҗбүри түгел. Диннән ераклашуыбыз аркасында гына бу йоланы үтәү муллаларга тапшырылды. Инде бу йоланы үтисегез килсә, мулланы намаз вакытына чакыру хәерлерәк. Югалып барган тагын бер йоланы - гакыйка корбаны чалу йоласын искә төшерәсе килә: ир бала тугач, ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалырга кирәк. Шушы ит белән туганнарыгызны сыйлагыз. Гаиләдә ир бала туса, бер атна үтүгә аны сөннәткә утыртканнар. Кызганыч, бу эшне дә әти-әниләр соңарып үтиләр. Баланың беренче чәчен алгач, аны үлчәп, алтын бәясенә күчереп, хәер тарату да динебездә бар", - диде ул. Хәзрәт балаларыбыз, оныкларыбыз тугач, аларга исемнәрне сайлаганда яңгыравыклы булуына карап түгел, ә мәгънәсенә карап сайларга киңәш итте", дип яза Рилия Закирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100