news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татар яшьләре слетына Россия төбәкләреннән татарлар җыелган

Алтынчы слетта Пермь, Екатеринбург, Татарстаннан килгән яшьләр дә катнашкан.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Әгерҗе районы Салагыш авылы янында, Кама елгасы ярында узган Удмуртия татар яшьләренең алтынчы слетында Пермь, Екатеринбург, Татарстаннан килгән яшьләр катнашкан. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үткән ялларда оештырылган слетка барлыгы 50 кеше җыелган. Ике тәүлек дәвамында яшьләр төрле уеннар, конкурслар үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча төрле номинациядә җиңүчеләр бүләкләнгән.

Остаханәләр дә оештырылган. Гөлфия Әхтәмова агачка рәсем төшерү буенча дәрес биргән. Алмаз Бәдретдинов музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән. Рәфис Корбангалиев үз-үзеңне саклау алымнарын күрсәткән, ә Дамир Гыйзәттуллин фитнес-әзерлек уздырган.

Кызыклы чараларның тагын берсе — татар телендә «Уйлап кара» интеллектуаль уены булган. Аны Регина Байгозина оештырган. Катнашучылар татар теле һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшергән. Шулай ук һәр елдагыча Сабан туе бәйрәме үткәрелгән.

«Татар яшьләре слеты 2012 елдан бирле уза. Әлеге чара Удмуртиядә зур масштабта үтә. Слетка әзерлек берничә ай алдан башлана. Аны уздыру өчен үз көчләрен керткән «Иман» татар яшьләре берлеге активистларына, Милли сәясәт министрлыгына, Татар иҗтимагый үзәгенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — дип белдергән «Иман» татар яшьләре берлеге активисты Ләйлә Шәймөхәммәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100