news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге оештырган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге оештырган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гүзәл Шакированың «Безнең көрәшчеләр Россия чемпионатында катнашачак» дигән язмасы чыкты.

13 апрельдә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды.

«Без көрәшчеләрне Сабантуй бәй­рәмендә күзәтергә күнеккән. Ә бу мәй­данчыкта Удмуртия һәм Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре очрашты. Чемпионатны үткәрү төрки халыкларның традицион спорт төрен – билбау көрәшен саклау­га һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Көрәш татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора.

Бүген катнашучыларның төрле милләттән булулары да сөендерә. Димәк, көрәш – милләтара дуслыкны ныгыту чарасы. Әлеге чемпионатны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллинга милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт», – диде Удмуртия милли сәясәт министры Эдуард Петров.

Көрәшчеләр арасында ике Россия спорт мастеры булу чемпионатка дәрәҗә өстәде.

Бәйгенең җиңүчеләре:

  • 75 килограммга кадәр үлчәмдә – Ижау­дан Ранель Кәримов;
  • 100 килограммга кадәр үлчәмдә – Әгерҗедән Данил Гәрәев;
  • 100 килограммнан артык үлчәмдә – Сарапулдан Тимур Кәримов.

Җиңү яулаган көрәшчеләребез 19-21 апрель көннәрендә Казанда узачак Милли көрәш буенча Россия чемпионатында катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100