news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 30 еллык юбилее уңаеннан фәнни конференция оештырды

Тарих һәм фәлсәфә секциясенең төп темасы татар телен саклауга багышланды.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 30 еллык юбилее уңаеннан фәнни конференция оештырды
https://yanarysh.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Хәмидә Гайфуллинаның «Төрки телле галимнәрнең заманча фән үсешенә керткән интеллектуаль өлеше» дип аталган фәнни конференция турында язмасы чыкты.

2021 ел Россиядә «Фән елы» дип игълан ителде. Моны исәпкә алып, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 30 еллык юбилее уңаеннан «Төрки телле галимнәрнең заманча фән үсешенә керткән интеллектуаль өлеше» дип аталган фәнни конференция уздырды. Әлеге конференциядә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән төрле тармакларда эшләүче төрки телле галимнәр катнашты.

Киңкырлы конференция

Конференция ике көн дәвам итте. Беренче эш көне пленар утырыштан башланды. Утырышта галимнәр, югары уку йорт­ларыннан студентлар, ординатура, аспирантурада белемнәрен дәвам итүчеләр катнашты. Удмуртиянең милли сәясәт министры вазифасын башкаручы Людмила Соковикова сәламләү сүзендә республикада дүрт дистәгә якын милли оешмалар үз халкының мәнфәгатьләре сагында торуларын җиткерде. Шул исәптән 30 еллык тарихы булган Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең бик актив эшләвен һәм татар телен, мәдәниятен үстерүдә төрле чыганаклардан матди ярдәм табуын да билгеләп үтте.

«Әлеге конференция республика тормышында гына түгел, ил күләмендә зур вакыйга», — диде. Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Үзәккә нигез салучылар турында, аларның эшен бүген дәвам итүчеләр хакында мәгълүмат җиткерде. Җыелган халык Урал академиясе Удмуртия филиалының тарих, тел һәм әдәбият институты галиме, тарих фәннәре кандидаты Денис Черниенконың чыгышын зур кызыксыну белән тың­лады. Ул республикада гомер итүче төрки телле халыкларның саны, аларның кайсы районнарда урнашулары, көнкүреше, дини үзенчәлекләре хакында бик күп мәгълүмат җиткерде.

«Кыска гына доклад — бер төркем галимнәрнең дистә елга якын хезмәтенең нәти­җәсе», — диде тарих институты директоры, тарих фәннәре кандидаты Игорь Поздеев. Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе һәм алып баручысы Ижау шәһәренең Авыл хуҗалыгы академиясе профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Фатыйхов республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары белән таныштырды.

Галим сүзләренчә, Удмуртия сөт җитештерү буенча Россиядә алдынгылар сафында. Ул моны саннар белән дәлилләде. «Республиканың Вавож районында гына бер тәүлектә уртача 230 тонна сөт җитештерелә, ә мәйданы Удмуртиядән күпкә зур булган Волгоград өлкәсендә — бары тик 130 тонна гына, башка тармакларда да горурланырлык эшләр бар», — диде ул. 

Удмуртия — җитен үстерүдә Россиядә беренче урында. Нәкъ шушы тармактагы тәҗрибәне Пермь краенда да кулланырга ниятлиләр. Пермь аграр-технология университетының үсемлекләр кафедрасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Эльмарт Акманаев: «Безнең хезмәттәшләр җитен үстерү технологиясен күптән кулланалар, бүгенге көндә без алардан өйрәнәбез, ” — диде.

Конференциядә Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре док­торы, ТР Фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы Харис Мусин да катнашты. Ул Удмуртия урманчылары эшчәнлеге белән яхшы таныш.

Галим Удмуртиядә урман кисү, яшь үсентеләрне саклау ысулларын кулланышка керткән профессор Факил Әгълиуллин (ул соңрак Казан аграр университетында урман факультетын ачуга ирешә) һәм башка татар егетләренең Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә танылулары хакында горурланып сөйләде. Татарстанда катнаш урманнар үстерү өчен тәҗрибә үзәген булдырганнар. Анда ел саен 12 млн үсентеләр утыртып, уйсулыкларга күчерәләр. «Моңа Россия һәм хәтта Европа илләрендә тиңнәр юк», — диде Харис Мусин.

Тарих һәм фәлсәфә

Конференция үз эшен сек­ция­ләргә бүленеп дәвам итте. Тарих һәм фәлсәфә секциясенең төп темасы татар телен саклауга багышланды. «Бу уңайдан милләттәшләребезнең үзаңын үстерүдә, туган телен сак­лап калуда «Яңарыш» газетасы, радио-телевидение тапшырулары зур роль уйный», — дип басым ясады газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.

«Басманың тиражы да, республикада чыгып килүче башка газеталар белән чагыштырганда, күпкә артык. Бурычыбыз — 2022 елда да язылучылар санын саклау», — диде. «Яңарыш”та татар галимнәре, халкыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру өчен рубрика булдыру кирәклеген әйттеләр мил­ләттәшләребез.

Киләчәктә татар телендә газета укучылары санын арттыру максатыннан, кайбер мәкаләләрне рус телендә дә бастырырга дигән тәкъдим булды. Әмма моның өчен тәҗрибәле тәрҗемәче кирәк. Бу мәсьәләнең бик четерек­ле булуына игътибар итте Удмурт дәүләт университеты профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Илдар Латыйпов. Ул мәктәп елларыннан билгеле булган «Слово о полку Игореве» повестен тәрҗемә иткәндә бик күп ялгышлар җибәрелүен искә алды. Вәсилә Хәкимова татар язу­чысы Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кедра Митрей тудырган әсәрләргә тукталып, аларда куелган проблемаларның ике милләт өчен дә уртак булуын җиткерде.

Гайсә Талипов ТИҮнең яшь буынны тәрбияләүдә музыкаль бәйгеләрнең ролен билгеләп үтте. Рәзилә Хәми­дуллина үзенең иҗаты белән таныштырды. Вәсилә Хәкимова тарих һәм фәлсәфә секцияләренең бергә кушылып эшләвен болай бәяләде: «Минем уйлавымча, тарих телдән, әдәбияттан, этнографиядән башка яши алмый. Язучы тарихи әсәрләр язу өчен тарихны бик яхшы белергә тиеш. Г.Исхакый белән К.Митрей тарихи әсәрләрнең авторлары — тарихны яхшылап өйрәнгәннән соң гына үзләренең әсәрләрен тудыра алганнар. Бу секциядә сөйләшү минем өчен зур әһәмияткә ия булды», — диде.

Секциядә күтәрелгән проблемалар бик вакытлы. Чөнки яшь буын заман шаукымына бирелеп, күбрәк рус һәм чит телләргә өстенлек бирә. Шуңа да әлеге теманы зур аудиторияләрдә күтәрергә кирәклегенә дә басым ясады Урал академиясе Удмуртия филиалының тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Касимов.

Татарларның бердәмлегенә аяк чалырга тырышучылар хакында да сүз булды. Мисал итеп, себердә гомер итүче татарларның аерым милләт буларак теркәлергә теләген кайсебер тел белгечләре хуплап, үз эшләрен әлеге конференциягә дә юллаганнар. «Без алар белән килешмибез», — диделәр Илдар Латыйпов һәм Вәсилә Хәкимова. Вәсилә ханым туган телне саклап калуда бүген мәчетләрнең өлеше зур дип, билгеләп, Удмуртия ТИҮ күп еллар җитәкләгән, Ижау шәһәренең Үзәк мәчетен төзүдә актив катнашкан Фнүн Мирзаяновның: «Мәчеттә телебезне саклап калу өчен дә барлык мөмкинлекләр булачак!» — дигән сүзләрен искә алды. Вәсилә Харис кызы инде дүртенче ел мәчеттә татар теле дәресләрен алып бара.

Сәламәтлек сагында торучылар

Икенче көнне галимнәр Ижау авыл хуҗалыгы академиясе ауди­торияләрендә студентлар, ас­пи­рантлар белән очрашты. Сәла­мәт­лекне саклау секциясендә төр­­ки халыклары вәкилләре — татар-башкорт, чуаш милләтеннән булган галимнәрнең Удмуртия Республикасы һәм Россиянең медицина тармагына керткән хезмәте турында бик эчтәлекле чыгышлар булды. «Медицина һәм сәламәт тормыш» секциясе җитәкчесе Ижау Медицина академиясе профессоры, дерматология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Ризидә Загртдинова үзләрен фәнгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган милләттәшләребез һәм чуаш милләтеннән булган табиблар белән таныштырды. Леонид Пименов — чуаш милләтеннән, медицина фәннәре докторы. Илшат Гайсин — кардиолог, Рушания Шакирова — стоматология белгече, Диләрә Хәлимова — акушер-гинеколог, балалар сәламәтлеген кайгыртучы Рита Кильдиярова һәм башкаларның ирешкән уңышлары хакында сөйләде.

Алар үз тармак­ларында кешеләрнең сәламәтлеген саклауда бихисап ачышларга ия һәм алар Удмуртиядә генә түгел, Россиядә һәм хәтта чит илләрдә дә кулланыла. Ризидә ханым җитәк­челегендә сигез табиб кандидатлык дәрәҗәсенә диссертация яклаган, тагын бер табибның докторлык дәрәҗәсенә эше әзер.

Эдуард Хәлимов — башкорт. Фәнни тикшеренүләр белән бик актив шөгыльләнә. Бик күп еллар Ижау шәһә­ренең 6 нчы шифаханәсе бе­лән җитәкчелек иткән. Эдуард Вә­гыйзь улы югары категорияле хирург, Россия Академиясенең фән һәм мәгарифенең атказан­ган хезмәткәре, Удмуртия Респуб­ликасының сәламәтлекне сак­лау министрлыгының атказанган хез­мәткәре. Рамил Әхмәтов — галим-хирург.

Галим Николай Касьянов Ижау медицина академиясенең стоматология факультетына нигез салучы Асылгәрәй Солтангәрәй улы Япеевның медицина тармагына бик бормалы юллар белән килүе хакында сөйләде. Асылгәрәй Япеевның фәнгә омтылуы, үзен аямыйча эшләве нәти­җәсендә зур уңышларга ирешүе һәр кешедә сок­лану, горурлану хисе уятты. Алда әйтеп үткән таныл­ган галимнәргә алмаш үсә.

Залда утыручыларның күбесенең инде үзләренең дә ачышлары бар. Анна Антропова, Татьяна Кобылева ординатурада белемнәрен дәвам итәләр, фәнни конференцияләрдә катнашалар. Киләчәктә дә башлаган эшләрен дәвам итәргә ниятләре. Секциядә чыгыш ясаучылар медицина тармагындагы галимнәрнең ачышлары, аларның кешеләрнең сәламәтлеген саклауга куйган хез­мәте хакында горурланып сөй­ләделәр.

Галимнәрнең максаты бер

Тагын бер тема — кеше организмында микроэлементларның җитешмәве сәбәпле, сәламәтлекнең какшавы, төрле чирләргә сәбәп булуы хакында бик җитди ачышлар ясалган. Бакыр, цинкның кеше организмына бик кирәкле булуы хакында сөйләделәр. Бу мат­дәләр организмда җитешмәгән очракта кешеләр авыруларга дучар була. Шуңа да авыл хуҗалыгында җитештерелгән бөр­теклеләрдә ул матдәләрнең тиешле дәрәҗәдә булуы зарури. «Бу уңайдан Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә төрле тикшеренүләр алып барыла», — диде Илдус Фатыйхов.

Киләчәктә медицина һәм авыл хуҗалыгы академияләре галимнәре ныклы элемтәдә булып, бу эшләрне бергә дәвам итәргә килештеләр. Әлеге конференция, галимнәр фикеренчә, бик вакытлы һәм кирәкле иде. Төрки телле галимнәрнең фән үсешенә керт­кән өлеше хакында халкыбыз белергә тиеш. Шуңа да конференциядә катнашкан галим­нәрнең чыгышлары аерым китап булып нәшер ителәчәк. Шулай ук аның электрон варианты Интернет битләрендә дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100