news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия татар иҗтимагый оешмасы 25 еллыгын бәйрәм итәчәк

Тантанага Удмуртия районнарыннан, күрше төбәкләрдән – Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан делегатлар килүе көтелә.

(Ижевск, 30 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). 6 ноябрь көнне Ижевскида Удмуртия дәүләт филармониясе залында Удмуртиядә татар иҗтимагый хәрәкәтенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара була. Бәйрәмгә Удмуртия районнарыннан, күрше төбәкләрдән – Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан делегатлар килүе көтелә. Шулай ук республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре дә чакырулы: удмуртлар, руслар, әрмәннәр, яһүдләр, әзербайҗаннар, марилар, казаклар һ.б.лар. Тантаналы өлештән соң Ижевск татар иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителә.

1991 елда барлыкка килгән Татар иҗтимагый үзәге бүген тулыканлы иҗади тормыш белән яши. Үзәк бүлекләре хәзер республиканың барлык шәһәрләрендә һәм 12 районында гамәлдә. Үзәкнең төп бурычларының берсе – туган телне саклау. Шул максаттан теләгән һәркем өчен татар теле курслары оештырылган, җирле шагыйрьләр һәм композиторларның әсәрләрен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чаралары уздырыла. Татар активистлары үзләренең эшчәнлегендә мәчетләр төзү һәм торгызуга зур игътибар бирә, үзешчән сәнгатьне үстерә, концертлар, җыр һәм бию конкурслары, яшь башкаручылар фестивальләре оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100