news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия прокуроры Кәүсәргали Камальдинов: Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

«Кеше кайсы гына төбәктә яшәсә дә, үзенең туган телен, үзенең тарихын белергә тиеш. Туган тел ул — үзе бер зур байлык», - ди Удмуртиянең атказанган юристы.

Удмуртия прокуроры Кәүсәргали Камальдинов: Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы
http://yanarysh.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Прокурор булып эшләгән Кәүсәргали Камальдинов турында Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнара Вәлиева язмасы чыкты.

Кем ничектер, үзем «прокурор» сүзен ишетсәм, күңелне курку хисе биләп ала. «Суд юлында йөрергә язмасын», — дип уйлап куям. 15 ел Ижауның Ленин районы прокуроры булып эшләгән, Удмуртиянең атказанган юристы, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Кәүсәргали Сәлим улы Камальдинов белән аралашкач, прокурордан куркырга кирәкми, ә аңа теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итеп була икән дигән фикергә килдем.

Үзем турында үзем

«Киров өлкәсе Кама Аланында туганмын. Әтием Сәлим белән әнием Миңненурның барлыгы 9 бала. Мин 4нчесе, миңа кадәр 3 малай. Миннән соң сеңелкәш һәм тагын 4 малай. Бүгенге көндә 9 баланың 8е исән-саулар. Миңа 7 яшь булганда, әтинең туган авылы Урта Шөн авылына күчендек. Татар мәктәбендә 10 сыйныф бетердем. Ул вакытта укытучылык һөнәре модада иде, мин дә укытучы булам дип, Кировка киттем. Пединститутка керә алмадым. «Ярый керә алмаганмын», — дип уйладым.

7 нче сыйныфта укыганда, рус теле укытучысы Дамира апа безгә «Кем булырга телисең?» дигән темага инша яздырган иде. Мин шул вакытта ук прокурор буласы килә дип язганымны яхшы хәтерлим. 1 ел Глазовта кооператив училищесында укыдым, чөнки әтинең сәүдәгә урнаш­тырасы килә иде. Завод эшләрен, шофер һөнәре турында «Тимер кимерү эш түгел ул», — дия иде. Слесарь-токарьны уйлап әйтүе булганмы, белмим. Ул безнең барыбызны да укытырга тырышты. Әтием үзе 1919 елгы, шофер иде. 3 сыйныф белемле. Әни өйдә балалар тәрбияләде, хуҗалык эшләренең барысы да аның өстендә булды.

Аннан мин армиягә киттем. Кайткач, институтка укырга керергә кирәк дип уйладым. 2 олы абыем Удмуртиядә Якшур-Бодьяда эшлиләр иде, шуңа мин дә Ижауга Удмурт дәүләт университетына юристлыкка укырга дип килдем. Иртәгә имтихан дигән көнне нык итеп эчем авырта башлады. Безнең авыл кызы мине дәвалап, имтихан биргәнче түзәргә кирәк дип, тозлы сулар да эчертеп карады. Иртән көч-хәл белән барып, тарихтан имтиханны бирдем. Шуннан чыгуга ук «Ашыгыч ярдәм» белән алып китеп, аппендицитка операция ясадылар.

Икенче имтихан чит телдән иде. Без укымаган булгач, безгә автомат рәвештә «3» ле куелды. Ярты балл җитмәде дә, тагын укырга керә алмадым. Мин читтән торып укырга керергә уйлаган идем. Тик анысы да килеп чыкмады — милициягә эшкә барсаң гына укырга алабыз, диделәр. Никтер милициягә эшкә барасы килми иде, «Бармыйм», — дидем. Шуннан заводта токарь булып эшли башладым.

Беркөнне «Рабфак ачылды» дигән белдерү күрдем дә, шуның аша юристлыкка укырга кердем. 5 ел укыганнан соң, юллама буенча прокуратурага эшкә килдем. Ул чакта яшь белгечләрне баллары буенча сайлап алалар иде. Ленин районы прокурор ярдәмчесе булып эшли башладым, аннан тикшерүче булып киттем. Мәскәү Әстерхан, Волгоградка барып, дүртәр ай шунда эшләргә туры килде.

Ришвәтчелек көчле иде ул чакта да. Шуңа каршы көрәштек. 1991 елда мине Октябрь районына прокурор урынбасары итеп күчерделәр, аннан өлкән прокурор-криминалист булып күчтем. 1998 елның 13 гыйнварында Ленин районы прокуратурасы хезмәткәрләренең күбесе ришвәт алганнары өчен тоткарланды. Җитәкчем шалтыратып, миңа Ленин прокуратурасына килергә кушты.

Ришвәтчелек буенча җинаять эшен миңа тикшерергә кушадыр дип уйлаган идем. Ә ул миңа: «Сине вакытлыча итеп прокурор урынына куябыз», — диде. Ә мин аптырашта калдым. Батырлыгымны җыеп, ризалаштым.

Прокурор эше җиңелме?

Ленин районында 15 елдан артык прокурор булып эшләдем. Төрле чаклар була торган иде. Прокурор карап торганда гына җитәкче, ә эше бик авыр. Ул бөтенесе өчен дә җаваплы. Түбәдән боз сөңгесе төшсә дә, «Прокурор кая булган?» — диләр.

Җаваплылык зур. Тик шулай булса да, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, бик яратып эшләдем. Эшемнең нәтиҗәсен күрә идем. Кеше ярдәм сорап килгәч, булышасың. Ул рәхмәтләр укып киткәч, рәхәт була. Сорау белән килгән кешене беркайчан да кире борып җибәрми идем. Барысының зарларын канәгатьләндерә алмагандырмын да, тик барыбер тырыштым. Кабул итү көне сишәмбе булса да, калган көннәрдә дә килгән кешегә ишекләр һәрчак ачык торды.

Прокурор ул кешелек­ле, гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш. Үземнең кул астында эшләүчеләргә дә, әгәр мөрәҗәгать итүче чыннан да закон тарафыннан якланмаган, җәберләнгән булса: «Булышыгыз!» — дип әйтә идем. Шундый бер очрак булды. Үзе дин юлында булган абзый дустына процентка акча биргән. Дусты бурычын кайтарган, тик процентын түләмәгән. Ул абзый яклау эзләп миңа килгән. «Үзегез дин юлында булгач, нигә процентка акча бирдегез соң, зур гөнаһ бит», — дип әйткән идем, аның ачуы килде. Шулай шул, бөтен кешегә дә ярап булмый. Рәхмәт сүзләре дә ишетергә туры килде. Берәү хәтта Свердлау өлкәсеннән рәхмәт хаты язып җибәргән иде.

«Прокурор кешене утыртырга гына тырыша», — дигәннәре белән килешмим. Прокурор булганда, командаң яхшы булу кирәк. Кул астымда 13 кеше эшли иде. Миңа эшләве җиңел булды, чөнки җитәкчеләрдән уңдым. Янымда гел яхшы кешеләр иде. Кайчак җитәкчеләргә ачу да килә иде.

Хәзер «Барысы да үз эшен башкарган, дөрес таләп ит­кәннәр», — дип уйлыйм. Кайбер җитәкчеләргә аптырыйм мин: алар эшли генә башлаган хез­мәткәрләрен эш­ли белми дип азат итәр­гә ашыгалар. Яшь бел­гечләрнең берсе дә барысын да эшли белми. Кемдер кызу эшли, кемдер салмак кына. Аңа карап эштән азат итмиләр. Кешегә ачу тотарга да ярамый. Һәр кешенең дә яхшы яклары да, начар яклары да бар. Һәркемнең үз гаиләсе бар. Син аны эштән азат итәсең икән, ул бит аның гаиләсен дә җәберләү дигән сүз. Шуңа күрә һәркемне аңларга, ярдәм итәргә тырыштым.

Әти безгә: «Тырышып укыгыз, кеше булырсыз», — дия иде

Тикшерүче булып эшләгән чакта да төрлесе булды. 1984 елда Волгоградта бер зур эшне тикшерүдә катнаштым. Шуны узган ел НТВ каналында тапшыруда күрсәткәннәр. Эшне тикшерү авыр булса да, нәтиҗәсен күрүе рәхәт. Бу һөнәрне сайлаганга бер минут та үкенмәдем.

Балаларым да минем юлдан киттеләр. Хатыным — Роспотребнадзорда табиб-эпидемиолог, хастаханәләрне тикшерә. Олы кызым — Первомай районы прокуратурасында, улым Тикшерү комитеты идарәсендә эшли, кече кызым КФУның юридик бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә декрет ялында.

Кәүсәргали Сәлим улыннан: «Балачакта прокурор эшен кайдан белә идегез?» — дип сорамый кала алмадым. «Дөрес әйтәсез. «Мин авыл баласы кайдан белдем икән бу прокурор эшен?» — дип уйланам хәзер үзем дә. Азрак чамалыйм. Әтинең күрше-тирә абыйлар белән урамда, капка төбендә җыелып утырганда, сөйләшкәннәрен ишетеп үстем: «Күрше авылда колхоз рәисе шулкадәр ашлык биргән. Безнеке азрак биргән. Аларныкы утын алып кайтырга тракторны бушка бирә, безнеке акча ала».

Шул чакта эчемнән генә: «Үсеп җиткәч, прокурор булып кайтам да тикшерәм», — дип уйлый идем. Китапханәгә еш йөри идем. Әти үзе гади кеше булса да, безгә киңәш итеп: «Укыгыз, укыгыз! Сөйләшергә, сөйләргә өйрәнегез!» — ди иде. Ә үзе безгә матур әдәбият укырга кушмады. «Әкият укып, вакыт уздырмагыз, дәресегезне укыгыз», — дия иде. Тик без качып булса да, укый идек. Дәреслек эченә китапны куеп укый идем, әтидән яшереп. Абый мал карарга чыккач, сарайда укый иде.

Әти-әни безнең һәммәбезне дә укытырга тырышты. Безгә һәрвакыт: «Балакайларым, тырышып укыгыз, кеше булырсыз!» — диярләр иде. Үзләренең уку мөмкинлеге булмагач, безнең югары белем алуны теләделәр. Әти-әнием минем юрист булуымны өнәмәделәр. Алар мине зав­склад, укытучы, товаровед итеп күрәләр иде.

Тикшерүче-криминалист булып эшләгән чак. Үлем очрагы булса, теләсә кайсы вакытта уятып алып чыгып китәләр иде. Әти кунакка килгән иде. Төнге икедә кыңгырау. «Әй, тапкансың син үзеңә эш», — диде әти шул чакта.

Барысы да тәрбиядән килә

Кәүсәр абыйның гадилеге әллә кайдан күренеп тора. Өйдәге хуҗалык эшләрен дә үзе башкара, йорт та төзеп чыккан. Кулыннан килмәгән эше юк. Хәзерге вакытта умартачылык белән бик яратып шөгыльләнә.

«Үзегез татар мәктәбен тәмамлагансыз. Хәзер күп кенә әти-әниләр ана телен өйрәнүгә каршы. Сезнең балалар татарча беләме?» – дидем. «Кеше кайсы гына төбәктә яшәсә дә, үзенең туган телен, үзенең тарихын белергә тиеш. Туган тел ул — үзе бер зур байлык. Аны саклап калу өчен ешрак аралашырга кирәк. Барысы да өйдәге тәрбиядән килә. Шуны аңламыйм: балачакта ана телен түгел, ин­глиз телен өйрәтәләр. Әлбәттә, берничә тел белү комачау итми. Минем балалар татарча яхшы беләләр.

Дустым авылда яшәсә дә, укырга керергә җиңел булсын дип, улын күрше рус авылына укырга йөртте. Ә безнең Рөстәмнең дуслары татарлар булгач, гел татарча сөйләшә иде. Дустымның улы безгә кунакка килгән иде. Шуннан соң авылга кайт­кан да әтисенә: «Рөстәмнәр татарчаны безгә караганда әйбәтрәк беләләр», — дип әйткән ди. Өйдә дә гел татарча сөйләшәбез. Кияү дә татарча яхшы белә.

Сүзен кистереп әйтә белүе, үзенә һәм янә­шәсендәгеләргә таләпчән булуы, оештыру сәләте, төгәллеге һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән сизелә. Кәүсәргали Сәлим улына төгәллек, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар тумыштан ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән булса кирәк. «Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул, — ди Кәүсәргали абый, — бернинди эштән курыкмасыннар, булсын дип эшләсеннәр. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы була».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100