news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртия мөселманнары Корбан гаете алдыннан мәчетләрдә өмә уздырган

Удмуртия мөселманнары Корбан гаете алдыннан Кече Пурга районының Пугачево һәм Балезино районы мәчетләрендә өмәләр уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл халкы җыелып, мәчеттә җыештыру эшләре үткәргән, тәрәзәләрне юганнар, таласларны какканнар, чәчәкләр утыртканнар.

«Өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт!» – дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot