news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия мөфтияте малайлар өчен «Мосафир» туризм клубы ачты

Удмуртия Диния нәзарәте узган елга нәтиҗәләр ясады.

Удмуртия мөфтияте малайлар өчен «Мосафир» туризм клубы ачты
https://yanarysh.ru

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Удмуртия мөфтиятенең узган елда башкарган эшләренә йомгаклары турында язма чыкты.

Үтеп баручы елда кылган гамәлләргә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Башкарган эшләребезне икенче күзлектән карап, аларга бәя бирү дә бик мөһим. Удмуртия Диния нәзарәте дә һәр ел азагында башкарган эшләренә нәтиҗә ясый. Аларның иң мөһимнәренә тукталыйк.

Мәчетләр төзелеше

Удмуртия мөфтиятенең төп эш юнә­лешләренең берсе булып мәчет­ләребезне торгызу тора. Бүгенге көндә республикада 30дан артык мәчет бар. Быел Аллаһ йортлары Воткинск шәһәрендә, Юкамен поселогында һәм әлеге районның Шәфи авылында ачылды. Можганың Дубитель районында да мөселман үзәге төзелеше дәвам итә. Биредә намаз уку бүлмәләре бар, Ислам дине нигезләре буенча курслар да оеш­тырыла. Хәзерге вакытта Ижау Җәмигъ мәчетен һәм Үзәк мәчетне тышкы яктан төзекләндерү эшләре тәмамланды. Аллаһ йортларының саны арту мөселманнар өчен сөенечле вакыйга. Һәр төзелеш халык ярдәме белән башкарыла. Мөмкинлеге булганнар матди ярдәм күрсәтсә, кемдер кул көче белән булыша. Алдагы елларда да шушы бердәмлекне саклап калырга насыйп булсын.

Хәйрия эше

Удмуртия Диния нәзарәте каршында эшләп килүче зәкәт комитеты 2021 елда уңышлы эшләде. Һәр ай саен диярлек мохтаҗларга, матди яктан кыенлык­лар кичерүчеләргә ярдәм күрсәтелде. Республиканың барлык зур мәчетләрендә дә пенсияләре кечкенә булган өлкәннәргә атнага 3 тапкыр сөт һәм ипи тарату оеш­тырыла. Пандемия аркасында Рамазан аенда ифтарлар быел да үткәрелмәде. Аңа карамастан, мәчетләрдә Ураза тоткан һәркемгә кайнар ризык тарату оештырылган иде. Шулай ук ел саен Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга корбанга чалынган терлекнең ите таратыла. Быел 100 кг чамасы ит җыелды һәм таратылды. Шулай ук мөфтият тарафыннан сукбайларга, авыр тормыш хәлендә калучыларга да ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, мөфтият «Язмышлар» социаль адаптация үзәге белән тыгыз эшли. Удмуртия Диния нәзарәте һәм әлеге үзәк ярдәмендә шәһәребездә сукбайларга кайнар ризык таратучы 3 нокта ачылды. Мохтаҗларны кием, йоклау урыны, медицина ярдәме белән тәэмин итү даими оеш­тырыла.

Август аенда Удмуртия мөфтияте инициативасы белән «Мәктәпкә җыярга ярдәм ит» акциясе игълан ителде. Акциягә республиканың барлык зур мәчетләре дә кушылды. Әлеге акция кысаларында зәкәт комитеты 4 балалы әнигә адреслы ярдәм күрсәтте. Канцтоварлар, мәктәп кирәк-яраклары һәм балалар иҗаты өчен кирәк-яраклар сатып алынды һәм тапшырылды.

Ел дәвамында Удмуртия мөфтияте һәм мөселманнар исеменнән балалар йортына киемнәр, әдәби китаплар, уенчыклар тапшырыла.

Социаль проектлар

Удмуртия мөфтияте оештырган һәм алып барган иң зур проектларның берсе — Көньяк паркта урнашкан «Сәламәтлек сукмагы». Әлеге сукмакны төзекләндерү 2019 елда ук башланды. Хәзер әлеге сукмак — Ленин районында яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны. Биредә электр баганалары утыртылды, линия сузылды, ял итәргә эскәмияләр урнаштырылды, турниклар куелды, балалар мәйданчыгы бар. Теләгән һәркем биредә кышын чаңгыда шуа, җәен йөгерү белән шөгыльләнә. Халык арасында аеруча скандинавия йөреше зур популярлык яулады. «Сәламәтлек сукмагы”нда булганнан соң аның мөһимлеген шәһәр, Ленин районы хакимияте вәкилләре, депутатлар, эшмәкәрләр дә аңлый. Ел башында Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин чакыруы буенча парк белән танышырга Россия биотланисты Иван Черезов та килде. «Сәламәтлек сукмагы”нда яз һәм көз көннәрендә өмәләр оештырыла. Мөселманнар анда бик теләп катнашалар.

Август аенда Ижау Җәмигъ мәчете тер­риториясендә чүпне аерып җыю контейнерлары урнаштырылды. Әлеге проект башка мәчетләр территориясендә дә дәвам итәчәк.

Балалар белән эш

Удмуртия мөфтияте балаларга белем бирүгә, тәрбия эшләренә зур игътибар бирә. Кызганыч, пандемия аркасында ике ел рәттән Коръән уку конкурсы уздырылмый. Ләкин ел дәвамында Республика буенча малайлар һәм кызлар өчен дини дәресләр, татар теле курслары оештырыла. Республиканың төрле мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен экскурсияләр алып барыла. Җәй көне Ижау һәм башка шәһәр, район мәчетләрендә балаларга ял лагере оеш­тырылды. Җәйге ял вакытында малайлар өчен, Яган авылыннан башлап Иж-Бәйки авылына кадәр, Иж елгасы буйлап йөзү оеш­тырылды. Барлыгы 18 бала һәм 8 өлкән кеше катнашты. 34 чакрымны байдаркаларда узгач, малайлар учак ягарга, палаткалар куярга өйрәнделәр, диңгез төеннәрен бәй­ләү буенча мастер-класс уздылар. Ә август аенда малалайлар әтиләре һәм инс­трукторлар белән Сива елгасы буенча байдаркаларда 3 көн йөзделәр.

Июль аенда Воткинск янындагы «Камские дали» туристик комплексында респуб­лика күләмендә Корбан бәйрәме узды. Гаилә бәйрәмендә балалар өчен бушлай аттракционнар һәм башка төрле күңел ачу чаралары оештырылды.

Җәйге каникул вакытында Воткинск шәһәре мәчетендә малайлар өчен спорт лагере оештырылды. Анда 35 бала катнашты.

Август аенда Ижау Җәмигъ мәчетендә кызлар өчен ял лагере эшләде.

Сентябрь аенда Х. Фәезхан исемендәге лицей укучылары өчен Сарапул шәһәренең күренекле урыннары буенча экскурсия оеш­тырылды. Декабрь аенда малайлар өчен «Мосафир» туризм клубы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100