news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия мөфтие: Гыйбадәттә дә тырышлык кирәк

Юкамен районы Шәфи авылы халкы иганәчеләр ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә яңа мәчет салып чыкты.

Удмуртия мөфтие: Гыйбадәттә дә тырышлык кирәк
https://yanarysh.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның «Гыйбадәттә дә тырышлык кирәк» дигән язмасы чыкты.

Ноябрь аенда Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Удмуртия мөфтияте вәкилләре Юкамен районы Шәфи авылында булдылар. Авыл халкы монда иганәчеләр ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә яңа мәчет салып чыкты. Аллаһка шөкер, мәчет буш тормый, биредә яшәүче милләттәшләребез дини гыйлемгә тартыла, ислам, гыйбадәт кылу турында күбрәк белергә омтыла. Быел авыл халкы мөселман зиратында яңа койма да тоткан. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин очрашуга җыелган дин кардәшләребез белән дәрес уздырды һәм җомга вәгазе сөйләде. Шәфи авылында укылган хөтбәне газета укучыларга да тәкъдим итәбез.

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга фәкать гыйбадәт кылу өчен генә яралтты. Бу турыда Ул Коръәндә дә әйтә: «Мин сезне һәм җеннәрне гыйбадәт кылу өчен яралттым». Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмичә яки киресенчә гыйбадәт кылып яшәү — адәм баласының үз ирегендә. Тик Раббыбыз каршысында үзебезнең ничек яшәвебез буенча җавап бирербез. Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булсаң, җәннәт сиңа әзер булып тора. Аллаһы Тәгаләгә карышкан кешегә Раббыбыз: «Золымлык иткән кеше Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге белән үз газабына ирешәчәк», — диде.

Безнең белән рәттән җеннәр дә бар. Без аларны күрмибез, ләкин барлыгына ышанабыз. Алар да адәм баласы кебек ирекле. Итагать иткәннәре яхшы булды, каршы килгәннәре шайтан булды. Без алардан куркырга тиеш түгел. Без үзебезнең, алар үз тормышлары белән яши.

Күпләр гыйбадәт кылып яшәүне авыр дип саный. Тик киресенчә, бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер. Кем Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итте, бу дөньяда да бәхетле булыр, ахирәттә дә җәннәткә ирешер. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) нән: «Җәннәт нинди була, аны ничек күз алдына китерергә?» — дип сорадылар.

Ул: «Дөньяда иң рәхәттә яши торган патшаларга карагыз да, иң кимендә 10 тапкырга тапкырлагыз. Менә шул җәннәттә иң түбән дәрәҗәдә булган кеше булыр», — дигән. «Ә иң түбән белән иң югары дәрәҗәнең арасы без хәзер йолдызларга караган кебек булыр», — дигән. Шушы хәдистән үк без җәннәттә никадәрле рәхәт булуын аңлыйбыз. Анда үлем, чир, мәшәкать, кайгы, хәсрәт, көнләшү юк. Җәннәттә кешеләр Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәрләр. Һәм андагы кеше бу тормыштан беркайчан да арымас. Мәсәлән, без бу дөньяда тәмле ризыктан да туябыз бит. Көн саен бер төрле ризык ашасак та, тиз туйдыра. Ә андагы тормыштан, андагы ризыктан кеше беркайчан да туймас. Һәрберебезгә дә җәннәттәге шушы югары дәрәҗәгә ирешергә язсын.

Бүгенге көндә без иркен тормышта яшибез. Өскә кияргә кием, яшәргә йортларыбыз бар. Менә шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып, тырышып яшәргә кирәк. Безнең татар халкы элек-электән үк тырыш булган. Үзегез искә алыгыз, минем әткәй сөйли иде: «Заводта эшләгән вакытта фатир бирәләр. Ә без: „Юк, безгә фатир кирәкми, җир бирегез, безнең йорт саласыбыз килә“, — дип әйттек», — ди. Алар тырыша-тырыша, өмәләр оештырып, үзләре эшләп алган акчага йорт салалар. Безнең халык әнә шулай тырыш булган. Әйе, дөрес, дөньяда авырлыксыз да булмый. Тик Аллаһы Тәгалә: «Авырлыктан соң җиңеллек килер», — ди. Без килгән авырлыкларны да сабыр итеп, аларны ерып чыгуда тырышлык күрсәтеп, уздырып җибәрергә тиеш. Тырышмыйча берни дә булмый. Ә ният һәм теләк булса, гыйбадәт кылуда Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә.

Бер галимнән: «Намаз укырга авырмы?» — дип сораганнар. Ул: «Бик авыр», — дип җавап биргән. Башка намаз укучылар аңа аптырап караганнар: «Ни сөйли бу? Намаз уку авыр түгел бит». Галим сүзен дәвам иткән: «Аллаһы Тәгалә җиңеллеген биргән кешегә намаз уку җиңел. Кемгә Аллаһы Тәгалә намаз укуны авыр итеп күрсәтте, ул кешегә бик авыр», — дигән. Чыннан да, кеше үз күңелендә ниндидер каршылык тудырып: «Менә вакыт җитми, җитешмимен, эш күп, йокы килә», — дип зарлана икән, аларга намаз уку авыр. Әйе, әйтеп киткәнемчә, татар халкы иртәдән кичкә кадәр эшләргә ярата. Тик шушы эш арасында ял да булырга тиеш. Эштән туктыйсың, тәһарәт аласың, намаз укыйсың. Бу бит үзе ял булып тора. Намаз укыгач, тагын эшлисең.

Рәсүлебез безгә кошларны мисал итеп күрсәтте: «Кош иртән очып чыга, кич тукланып кайтып керә». Галимнәр бу хәдискә аңлатма бирделәр. «Кош көне буе ризык эзләп тырышканы өчен, Аллаһ Тәгалә аңа ризыгын бирә», — ди алар. Үзе дә тук, чебиләрен дә ашата. Чыннан да, кошларның эш хаклары, пенсияләре юк. Иртән очып чыгып киткәндә, каян ризык табасын да белми. Эзли торгач, ризыгын таба. Әлеге хәдискә таянып, галимнәр безгә: «Эшләгез, хәрәкәтләнегез, тырышыгыз. Ә күңелегез, ниятегез Аллаһ Тәгаләдә булсын», — дип киңәш итәләр, аңлаталар. Без Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз, ләкин үзебез тырышабыз. Ризыкны, малны тапкач нишлибез? «Син безгә гомерне дә, мөмкинлекне дә, аяк-кулларны да, акылны да бирдең. Ризыкны бирүче дә Син. Без Сиңа шөкрана кылабыз», — дип әйтәбез.

Шулай итеп, гыйбәдәт кылып яшәү ниндидер авырлык тудыра торган нәрсә түгел. Ул — Аллаһы Тәгаләне тану, гел догада булу, Раббыбызга рәхмәтле булу. Тырышлык булганда, намаз да укыйсың, игелекле эшләр дә башкарасың, дөнья да көтәсең. Һәрберебезгә дә Аллаһы Тәгалә юлында да, тормышта да тырышып эшләргә, яшәргә язсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100