news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия фигуралы шуучы Алинә Заһитова белән горурлана — "Яңарыш" газетасы

Ижевскида туып үскән спортчы кыз, Россия һәм халыкара спорт мәйданында елдан-ел зуррак казанышларга ирешә бара.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Удмуртиянең спорт мәгълүматларын туплаучы Sportur.ur сайты, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, ел казанышы дип атады. Ижевск шәһәрендә туып үскән спортчы кыз, Россия һәм халыкара спорт мәйданында елдан-ел зуррак казанышларга ирешә бара.

Бу уңайдан Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы да Алинә Заһитованы фигуралы шууда — яңа йолдыз, дип атады. “Ижевск кызы Алинә Заһитова Франциядән җиңү яулап кайтты. Фигуралы шуу буенча яшүсмерләр арасында уздырылган Гран-прида ирекле һәм кыска программалар башкарып, 207.43 балл җыя һәм беренчелекне яулый ул", — дип яза “Яңарыш” газетасы.

Алинә — “Ижсталь” хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Әтисе һәм әнисе Ләйсән аны тимераякка 4 яшендә бастыра. 6 яшеннән фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Уңышлары, җиңүләре дә елдан-ел арта. Алинә беренче спорт дәрәҗәсен яклый. Башта спорт мастеры кандидаты, ә узган ел фигуралы шуу буенча спорт мастеры исемен ала. 2015 елда Алинә Мәскәү шәһәренең җыелма командасына керә. Ә узган ел аны яшүсмерләрнең Россия җыелма командасына алалар.

Спортчы кызның җиңүләрен санап бетерерлек кенә түгел. Франциядә үткәрелгән Гран-прида беренчелекне яулаудан кала да узган елда ирешкән уңышлары бихисап. Шуларның иң зурлары гына: Словениядә яшүсмерләр арасында уздырылган Гран-прида 3 нче урын, хатын-кызлар арасында Россия Кубогының III һәм IV этабында 1 нче урын.

Франциядә яулаган җиңүе турында исә Алинә журналистларга: “Гран-при минем өчен бик мөһим старт булды. Үземнең шәхси нәтиҗәләремне күтәрдем”, — ди. Биредә ул шәрык алынмалары кергән кыс­ка программа һәм “Дон Кихот” дип аталган ирекле программа белән чыгыш ясый. Ул техник яктан бик катлаулы булган биремнәрне дә җиңеллек белән башкарып чыга.

"Фигуралы шуу буенча Россия тренеры Татьяна Тарасова милләттәшебезнең чыгышы вакытында: “Бу — уникаль кыз. Ул 14 яшендә зурлар гына башкара торган программаларны үти ала”, — ди. “Чыгышларым вакытында бары тик үз образым турында гына уйлыйм. Тамашачыга бөтен матурлыкны, хисләремне күрсәтергә тырышам”, — ди Алинә. Франциядән кайтуга ук спортчы кызны яңа бәйге: “Ирекле программа буенча хатын-кызлар арасында Россия Чемпионаты — 2017” көтә. Алинә монда да сынатмый. 221.21 балл җыеп, икенче урын яулый. Социаль челтәрләрдә Алинәнең үз төркеме бар. Милләттәшебезнең уңышлары, нинди бәйгеләрдә катнашуы турында языла биредә. Җанатарлары: “Алинәне матур, уңышлы киләчәк көтә. Бик сәләтле, акыллы кыз. Без сиңа ышанабыз!” — дип, аңа көч өстәп, дәртләндереп торалар", — дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100