news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия эшмәкәре Эльвира Хәлимова Татарстан турында: Хәлле күрше булу - уңышның яртысы

Удмуртия эшмәкәре Эльвира Хәлимова Татарстан турында: Хәлле күрше булу - уңышның яртысы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Удмуртиядән шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырган җыеннарның реаль нәтиҗәләре барлыгын әйтте. Ул бу хакта Казанда узучы XII Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сөйләде. «Хәлле күрше булу – уңышның яртысы», – диде эшмәкәр Татарстан турында.

«Конгрессның мондый җыеннар уздыруы реаль нәтиҗәләр бирә. Беренче чиратта безгә – Россия буйлап сибелеп яшәүче һәм эшләрен алып баручы эшмәкәрләр өчен бик файдалы. Без Татарстан бизнесына керәбез, потенциаль партнерлар белән танышабыз һәм алар белән яхшы эшлекле элемтәләр булдырабыз. Безне Татарстанның икътисад, сәясәт буенча Россия составында куәтле субъект булуы шатландыра. Удмуртларның менә дигән мәкальләре бар: «Күршем бай булсын, шул чакта минем тавыклар тук булыр». Безнең тормышта да хәлле күршебез булу уңышның яртысы», – диде Эльвира Хәлимова.

Удмуртиянең «Заря» оешмасы Эльвира Хәлимованың әтисе Фәрит башлап җибәргән гаилә бизнесы. Оешма 1993 елда оешкан. Аларның 800 гектар шәхси җире һәм 500 дән артык эре мөгезле терлекләре исәпләнә. Оешманың шәхси ит комбинаты да бар. Эльвира Хәлимова гаилә бизнесын дәвам итәчәкләрен әйтте. Шулай ук, татар конгрессының шәҗәрә проекты ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе төзеп, китап чыгаруларын билгеләп үтте. «Татар конгрессына зур рәхмәт», – диде Эльвира Хәлимова.

«Конгрессның программалары арасында шәҗәрә программасын билгеләп үтәсем килә. Ул безнең гаиләгә чын мәгънәсендә кереп китте. Шәҗәрә төзү ярдәмендә Татарстанның Сарман районында узган гасырның утызынчы елларында өзелгән тамырларыбызны таптык һәм нәселебез турында «Шәҗәрә» исемле китап чыгардык. Быел Россиядә Гаилә елы. Без әтиебез башлаган эшне дәвам итәбез. Үземнең дүрт балам бар. Иң олысына 25 яшь, кечесенә – 4. Алар да безнең белән бергә эшләп, күреп үсәләр. Без монда киткәндә хуҗалыкта баш булып олы улым белән олы кызым калды», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100