news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы: Ижевск мәктәбендә атыш оештырган кешене полиция эзли

Бүген иртән Ижевск шәһәре полициясенә 88 нче мәктәптә ату турында хәбәр килә. Полиция хезмәткәрләре шунда ук фаҗига урынына китә.

«Хәзерге вакытта шикләнелүчене тоткарлау чаралары күрелә. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана», – дип хәбәр иттеләр Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министлыгы матбугат хезмәтендә.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов хәбәр итүенчә, ул һәлакәт булган урынга килгән. Хәзер бирегә барлык махсус хезмәтләр һәм ашыгыч ярдәм табиблары җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot