news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия депутаты Рәшит Абашев: Паспортта гына исемебез татарча булып калмасын иде

Удмуртия депутаты Рәшит Абашев: Паспортта гына исемебез татарча булып калмасын иде
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Мин татар кызына гына өйләнәм», – дигән идем» язмасы чыкты.

Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, ярдәм кулы сузу – кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе. Моңа исә киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле, мөгаен.

Игра районында Дәүләт Советы депутаты Рәшит Басыйр улы Абашевны белмәгән кеше юктыр. Үз округында яшәүче 80 гаиләгә Рәшид Басыйр улы «Яңарыш» газетасын яздырып бүләк итә. Ул газеталар атна саен килеп, Рәшид Абашев кебек игелекле милләттәшләребезнең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшереп тора. Чөнки кайбер гаиләләр өчен поч­та аша 1200 сумга еллык язылу да авыр булырга мөмкин. Урта һәм өлкән буын газетадан башка яшәргә өйрәнмәгән, алар почта килгәнне көтеп ала. «Кулга газета тотып уку – бер ләззәт ул», – диләр.

Ә милләттәшләребезне газетага яздыручылар шушы ләззәтне бүләк итүчеләр булып чыга да инде. Шушы көннәрдә шушындый кешеләрнең берсе – Рәшид Абашев белән әңгәмә кордык.

Рәшид Басыйрович, үзегез турында бераз сөйләгез әле.

Мин 1963 елда Игра районы Факел поселогында тудым. Әтием Басыйр Габделхак улы, әнием Фәридә Галиәхмәт кызы инде мәрхүмнәр. (Урыннары оҗмахта булсын!) Әтием гомер буе Себердә нефтьче-машинист, әнием укытучы булып эшләде. Мин – гаиләдә иң өлкәне. Миннән кече бертуганнарым – энем белән сеңлем бар. Абашев фамилияле милләттәшләребез Юкамен районында бик күп. Минем әтием дә шуннан. Алар әнием белән Венижда танышканнар. Әниемне педучилищедан соң шунда эшкә җибәргәннәр, әти дә эшкә килгән булган.

Алар танышып, очрашып йөргәч, гаилә корганнар һәм Факел поселогына күченгәннәр. 1нче сыйныфны анда укыдым. Балачагым минем әби белән үтте. 5 яшькә кадәр бөтенләй русча белмәгәнмен. Балалар бакчасына йөри башлагач кына русчаны өйрәнгәнмен. Авылда татарлар бик аз иде.

1нче сыйныфны тәмамлагач, без Играга күчендек. Мин шунда Игра урта мәктәбен тәмамладым. Әтием нефтьче, буровойда эшләгән, мин дә әти юлыннан китәргә булдым. Шулай итеп, Уфа нефть институтына укырга кердем. Анда булачак хатыным белән таныштым. Хатыным тумышы белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән. Бу юнәлештә Пермьгә дә укырга барырга була иде.

Тик әнием миңа киңәш итеп: «Уфага барсаң, татар кызлары белән танышырсың», – диде. Бервакыт балалар бакчасына бергә йөргән кызны очраттым. Тормыш коруыбыз, гаилә турында сөйләшеп киттек. Ул миңа: «Син миңа шул чакта ук: «Мин сиңа өйләнмим, мин татар кызына гына өйләнәм», – дигән идең», – димәсенме?! 5-6 яшь чакта булган бу хәл. Мин аны хәтерләмим дә. Безгә кечкенәдән шундый тәрбия бирелгән булган. Аллаһыга шөкер, хатыным татар. Икебез дә бер диндә, бер милләт кешеләре, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез дә уртак булгач, рәхәт бит. Моны олыгая төшкәч, ныграк аңлыйсың, төшенәсең икән. Кызганыч, яшьләр хәзер гаилә корганда милләткә, дингә карамыйлар.

Белүемчә, сез «Удмуртнефть»тә озак еллар эшлисез…

Уфадан соң мин Играга кайттым. Дип­лом алгач, хезмәт эшчәнлегем оператор буларак башланды. Аннан мас­тер, баш инженер, шулай акрынлап өскә күтәрелдем. Играда җитәкче дә булган идем. Аннан Ижауга эшкә чакырдылар. Башта йөреп эшләдем. Аннан биредә өй җиткереп чыктык. 15 ел биредә яшибез. «Удмуртнефть» җәмгыятендә 20 елдан артык эшлим. 8 ел Иградан йөреп эшләдем. Хатыным да, аның әтисе дә, улыбыз да нефтьчеләр. Элек тәүлекләр буе эшләргә туры килә иде. Гомуми эш стажым – 38 ел. Хәзерге вакытта «Удмуртнефть» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары вазифасын башкарам.

Балаларыгыз татарча бе­ләме?

Бер улыбыз, ике оныгыбыз бар. Улыбыз татарча белә, тик сөйләшми. Быел беренче тапкыр ураза тота. «Әйдә, әти, бергәләп тотабыз», – дип сөендерде. Икенче елга ниятләргә исәп. Оныклар хатыным белән татарча сөйләшкәнне ишетеп: «Бабай, ты че сказал?» – диләр. «Сез дә татар, татарча белергә тиеш!» – дип, аларны татарча исәнләшергә, рәхмәт әйтергә өйрәтәбез. Шуннан артыгы килеп чыкмый, чөнки телефоннан башка берни кызыксындырмый аларны. Гаилә – тормышта иң мөһиме. Хатын, бала-оныклар – минем өметем һәм таянычым.

Рәшит Басыйрович, сез җитәкче һәм бабай гына түгел, 20 елдан артык депутат та бит әле... Депутат эшчәнлегендә ешрак нинди сораулар белән очрашырга туры килә?

Әйе, 1997 елда Играның район Советы депутаты итеп сайландым, ә 2003 елдан УР Дәүләт Советында игралылар мәнфәгатьләрен яклыйм. Бюджет, салымнар һәм финанс буенча Дәүләт Советының даими комиссиясе әгъзасы. Депутатлык буенча 5нче чакырылыш инде минем. Сайлаучылар төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул иткәндә, аның ни дәрәҗәдә кирәклегенә карап эш итәм. Минем өчен һәрвакыт балалар учреждениеләре, шулай ук өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итүче учреждениеләр һәм оешмалар өстенлекле булып тора. Күп эшләр башкарылды, ләкин алда тагын да күбрәк эшләр көтә. Транспорт, техника сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Ярышларга барырга ярдәм сорыйлар. Әлбәттә, барысын да канәгатьләндереп булмый. Булдыра алганча тырышам.

Татар теле, ана теле турында сезнең фикерне дә беләсе килә.

Әйтәсе килгәнем шул: үз ана телеңне белергә кирәк, паспортта гына исемебез татарча булып калмасын иде! Татарстан, Башкортстанга баргач, андагы элмә такталарга игътибар итәм. Анда ике телдә язылган. Бездә дә шулай булырга тиеш. Үз ана телебезне онытмасак иде!

Ял көннәрен ничек уздырасыз? Буш вакытларыгыз каламы?

Ял итүгә килгәндә, аңа вакыт юк диярлек. Шуңа да карамастан, балыкка һәм ауга йөрүне бик яратам. Футбол матчларын рәхәтләнеп карыйм. Буш вакыт килеп чыкса, гаиләм белән Играга барырга тырышам. Мин Россиянең күп кенә урыннарында һәм чит илләрдә булдым, ләкин безнең Удмуртиядәге кебек матур табигатьне беркайда да очратмадым!

Рәшид Басыйрович, әңгәмә корырга вакыт табуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, һәрвакыт шундый милли җанлы булып калуыгызны телибез.

Әңгәмәдәшемнән аның уңыш формуласы нидән гыйбарәт булуы турында да кызыксындым. «Барысы да үзеңнән тора. Ялкауланмыйча, кул кушырып утырмасаң, эшләсәң – барысы да була, иң зур проблемалар да хәл ителә», – диде ул ипле генә. Моны Рәшид Абашевка бирелгән Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары да дәлилли. РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Ягулык министрлыгының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100