news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы бәйрәмендә татар милли сәхнәсе дә оештырылачак

Удмурт халкының «Выль» — яңа уңыш бәйрәме көнендә төрле милләт халыклары үз мәдәнияте белән таныштырачак.

Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы бәйрәмендә татар милли сәхнәсе дә оештырылачак
Рамил Гали

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 22 августта Удмуртиянең Вавож районында Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы уңаеннан барлык милләтләрне берләштерүче дуслык бәйрәме була. Биредә татар милли сәхнәсе аерымы оештырылачак. Бу турыда Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

Бу удмурт халкының «Выль» — яңа уңыш бәйрәме көненә туры килә. Кунакларга удмурт халкының рухи байлыгы күрсәтеләчәк, үткәне, бүгенгесе белән танышу мөмкинлеге булачак.

«Тарихта беренче тапкыр удмурт милли бәйрәмендә республиканың башка халык­лары үз иҗатларын күрсәтәчәкләр. Бу көнне мәйданда безнең — татарларның — үз сәхнәбез булачак. Анда без башка милләтләрне җыр-биюләребез, милли уеннарыбыз белән таныштыра алачакбыз», — ди Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова:.

Республиканың бар­­лык район-шәһәрләреннән делегацияләр чакырылак. Шулай ук Татарстан Республикасыннан кунаклар, танылган сәхнә осталары килер дип көтелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot