news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртия башлыгы: Ижевскидагы предприятиегә БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булучылар бар

Украина пилотсыз очкычларының Ижевскидагы предприятиегә һөҗүменнән соң зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар. Бу хакта Удмуртия башлыгы Александр Бречалов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Кызганычка, һәлак булучылар һәм авыр яралылар да бар. Хәзер аларга кирәкле ярдәм шәһәр хастаханәсендә күрсәтелә», - диде Бречалов.

Предприятие хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Ижевскида республиканың беренче клиник хастаханәсенә китерелгән зыян күрүчеләр турында мәгълүмат буенча кайнар линия ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot