news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртия башлыгы Алинә Заһитовага дүрт бүлмәле фатир бүләк иткән

Заһитова, үз чиратында, торакны әти-әнисенә бүләк итәргә карар кылган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Удмуртия башлыгы Александр Бречалов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитовага туган шәһәре Ижевскида сертификат белән әзер дүрт бүлмәле фатир ачкычын тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Синең гаиләгезнең торак шартларын яхшырту хыялың булган дип ишеттем”, - дигән Бречалов.

Заһитова, үз чиратында, торакны әти-әнисенә бүләк итәргә карар кылган. “Сезнең рөхсәт белән фатирны әти-әниемә бүләк итәргә хәл иттем”, - дип белдергән фигуристка.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot