news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия балалар бакчасында туган телне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтәләр

Әти-әниләр балаларына татар мөхитендә тәрбия алуларына, туган телебезне өйрәнүләренә, ана телендә шигырь сөйләүләренә чиксез шат.

Удмуртия балалар бакчасында туган телне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтәләр
tatar-congress.org/

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Ел саен Удмуртия Республикасы «Ак калфак» оешмасы белән берлектә бакчада нәниләрне “Кояшкай” төркеменә кабул итү чарасы уза. Быел ул унберенче тапкыр үтте. Биредә блаларга туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәтәләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Узган бәйрәм балалар һәм ата-аналар өчен беренче чара. Ике ай йөрүләренә генә карамастан, балалар, әти-әниләрен, килгән кунакларны туган телебездә шигырь сөйләп, биеп һәм җырлап шаккаттырдылар.

Бәйрәм ахырында, һәрбер нәнигә энҗе бөртекләре тапшырылды, димәк бу балалар чын мәгънәсендә энҗе бөртекләре булып, бакчаның, милләтебезнең якты киләчәге, халкыбызның ышанычлы кыз-уллары булып үсәрләр.

Әти-әниләр балаларына татар мөхитендә тәрбия алуларына, туган телебезне өйрәнүләренә, ана телендә шигырь сөйләүләренә чиксез шат. Педагоглар бакчада туган телне өйрәнүче, бер төркем (30 бала) балаларның саны артуына куана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100