Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмурт телле тәрбиячеләр бәйгесендә Балтач районы вәкиле беренче урын алган
Бәйгенең республика этабына Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалистлар узган.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Удмурт телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасының иң яхшы тәрбиячесе» республика бәйгесе финалы узды.
Бәйге муниципаль һәм республика этапларында үткән, дип яза оештыручылар.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалистлар билгеләнгән.
Республика этабында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре «Визит карточкасы», мәктәпкәчә яшьтәге балаларга удмурт телен өйрәтү буенча мастер-класс, «Минем хобби» дигән биремнәр үтәгән.
Бәйгедә беренче урынны Балтач районының Урта Көшкәт авылының О.Н. Исаев исемендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Якимова, икенче урынны Менделеевск районының Енабердино авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Карпова, өченче урынны Әгерҗе районының Сарсак-Умга лицееның мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Лидия Васильева алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз