news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмурт галимнәре белән безнең арада Арча кенәзләре буенча бәхәс яши – Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, Казанда яшәгән Яуш Удмуртия дәреслегендә удмурт кенәзе буларак бирелә.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Удмурт галимнәре белән ике арада Арча кенәзләренә кагылышлы бәхәс яши. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков хәбәр итте. Кичә галим “Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы” V Алтын Урда халыкара форумы кысаларында узган 4 нче утырышта “XV – XVI гасыр урталарында Арча кенәзләре турында аз билгеле һәм билгесез чыганаклар” темасына чыгыш ясады.

“Бу әһәмиятле тема, чөнки Арча кенәзләренең үзәкләре хәзерге Арча шәһәрендә булган. Бу кенәзлектә төп халык икәү булган – берсе удмуртлар, икенчесе шунда яшәгән болгарларның токымнары. Алар Казанга якынрак яшәгәннәр. Соңгы вакытта удмурт галимнәре Арча кенәзләрен удмуртлар дип, яисә алар белән бик катнашкан дип яза башладылар. Әмма бу төркем - кыпчаклар нәселеннән һәм Олуг Мөхәммәд белән килгән төркем, аларның шәҗәрәләре дә Карабәккә барып тоташа. Бу  - Казан ханлыгы оешкан вакытта ук барлыкка килгән борынгы төркем. Алар - Казан ханлыгында ханны тәхеткә күтәрүчеләрнең бер өлеше, шуңа күрә чынлыкта бу төркемне өйрәнү әһәмиятле”, - дип билгеләп узды Дамир Исхаков.

Галим удмурт галимнәре белән ике арада бәхәсле мәсьәлә барлыгын әйтә. “Алар Арча кенәзләрен удмуртларның хуҗалары булган дип кенә танып калмый, ә удмуртлар белән кушылып беткәннәр, дип саный. Хәтта мин үзем Удмуртиядә чыккан бер 5 нче класс дәреслеген күргән идем. Анда башына мех бүрек кигән Явуш атлы кенәз удмурт кенәзе буларак бирелгән. Ә чынлыкта исә Яуш  - безнең тарихта билгеле булган Яушевлар нәселе башында торучы кенәз. Ул Казанда яшәгән. Казан ханлыгы басып алынган чорга кагылышлы чыганакларда аның исеме телгә алына”, - ди Дамир Исхаков. 

Әңгәмәдәш утырышта үзе өчен кызыклы булган мәгълүматларның берсен Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтының төп фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Вадим Трепалов чыгышыннан ишетүен билгеләп узды. “Анда Казан ханлыгы чорында татар өлеше күпме булуын чамаларга мөмкин булган бер сан ишетелде. Ул - Литва метрикасы кенәгәләреннән алынган сан. Шулардан күренгәнчә, 16 нчы гасыр башында монда затлы татарлар һәм аларның гаскәрләренә хезмәт итүчеләрнең саны 20 мең чамасы гына булган. Бу - хәрбиләр генә, хатын-кызлар, балаларны кушсак, санны 4 кә тапкырларга кирәк, билгеле. Казан ханлыгында татарның төп өлеше шуның кадәр генә булган. Әмма моңа әле ясаклы татарлар керми, анысы - башка төркем”, - ди Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100