news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмурт галиме милли язучыларның яртысы русча иҗат итүгә күчүен әйтте

Алексей Арзамазов милли телләрнең югала баруын дөнья күләменә таралганлыгын әйтте.

Удмурт галиме милли язучыларның яртысы русча иҗат итүгә күчүен әйтте
tatar-inform.tatar

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртиянең филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов милли язучыларның рус телендә иҗат итә башлауга күчү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУда “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

“Төрле милли республикаларда булдым, шушы моңсу чынбарлыкка юлыктым. Милли төбәктә милли авторларның яртысы ни өчендер рус теленә иҗат итәргә күчә. Әлеге проблема дөнья күләменә таралган хәтта”, - диде галим.

Алексей Арзамазов быелның гыйнвар аенда Бразилиянең Рио-де-Жанейроның федераль университетында стажировка үтүен искә алды. Шул якларда да мондый проблема барлыгын ул бер мисал китереп сөйләде. “Индеец язучылар бик авыр мәдәни вазгыятьтә хәзер: алар үз телләрен үстерә алмау аркасында португал теленә күчәргә мәҗбүр”, - диде ул.

Галим июнь азагында Бурятиядә булган. Анда аны иң шаккаттырганы – бурят халкының әдәбияты рус телендә тәкъдим ителүе һәм рус теленә олы буын язучылары күчүе. “Мәсәлән, шагыйрь Баир Дугаров соңгы ун елда алар рус телендә яза, әмма шул ук вакытта ул үзен рус шагыйре итеп санамый”, - ди ул.

Алексей Арзамазов бик күп бәхәсле моментлар очраганын әйтте. Аның фикеренчә, телдән кала, язучының эчке сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр дә ул үзен рус теленә күчеп, милли язучы итеп саный икән, бәлки, аның чыннан да шундый сайлау хокукы бардыр да. Бу зур сорау. Икенче яктан бу сайлауга аңлатма кертелергә тиеш, ди галим.

Мисал итеп, ул ненец-хантый шагыйре Юрий Вэлланы китерде. Аның рус телендә яза башлау максаты – үз төбәгендәге экология проблемасын киңрәк яктырту. “Бу очракта аны аңларга була”, - диде галим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100