news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмурт галиме Алексей Арзамазов: Татар теле удмурт телен саклый

Удмуртиядәге удмуртлар туган телләрен югалта баруына борчылган шагыйрь бүген Татарстанда яшәүче удмуртлар үз телләрен саклап калуын искәртә.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татар телен үзлегеннән өйрәнгән удмурт галиме һәм шагыйре Алексей Арзамазов сүзләренчә, удмурт милләтендә бүген руслашу бик көчле бара. “Кызганыч, Удмуртиядә милли мәктәпләр юк. Бүген без Татарстандагы хәлләрне дә борчылып күзәтәбез”, - диде галим бүген Казанда татар язучылары белән очрашуда.
 
Алексей Арзамазов бу атнада Татарстан башкаласына “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясендә катнашу өчен килде. Казан шәһәре хакимияте тарафыннан тормышка ашырылган әлеге проект, Россия һәм дөньякүләм танылган язучыларны, рәссамнарны Татарстан башкаласына чакырып, республикага һәм татарларга багышланган әсәрләр иҗат итәргә шартлар тудыру максатын куя.
 
Шул рәвешле, Удмурт әдәбияты галиме Казан белән танышуын дәвам итә. Ул Татарстан студентлары, галимнәре, язучылары белән очрашты. Татарстан Язучылар берлегендә узган сөйләшү Россиядә милли әдәбиятларны саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланды.
 
“Удмуртиядә удмуртлар халыкның 28 процентын гына тәшкил итә. Удмурт теле юкка чыга. Бу - зур проблема. Совет чорында удмурт мәктәпләре ябылган, тик дәүләт төзелеше үзгәргәч тә, соңгы утыз елда безнең зыялыларыбыз милли мәктәпләр ачуга ирешә алмады. Хәзер без милли мәктәпләрсез яшибез. Яшьләр удмурт телен белми диярлек. Удмуртиянең төньяк районнарында удмуртча сөйләшмиләр дә, көньяк районнарда гына туган тел әлегә берникадәр сакланып килә. Шулай ук бүген Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче удмуртлар туган телләрен белә. Алар шулай ук татар телендә дә сөйләшә. Татарстанда туган телләргә игътибарлы мөнәсәбәт, татар телен саклау, татарча белү - бүген удмурт телен дә саклый. Татарстанда милли телләрне саклауга һәрвакыт зур игътибар бирелде. Без - удмуртлар, мари, мордва, чуаш халыклары беренче чиратта Татарстанга, татар теленә карап яшибез. Соңгы вакытта Татарстанда милли телләр мәсьәләсе тирәсендә куертылган вәзгыять безне бик борчый”, - дип сөйләде Алексей Арзамазов.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100