Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удачина: Махсус операция катнашучылары темасы республика тормышында иң мөһиме булып кала
Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итүе республика өчен махсус операциянең иң мөһим темаларның берсе булуын раслый. Бу хакта «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
«Татарстан Рәисенең еллык юлламасы алдагы перспективага тормышыбызның һәм эшебезнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели. Быелгы юлламада безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше элеккечә үк махсус операция темасы булуын ишетү бик мөһим булды», – дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Аның сүзләренчә, бүген Рөстәм Миңнеханов биргән беренче йөкләмә – махсус операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итү.
«Бу – иң төп һәм мөһим фикер. Әлбәттә, без уртак җиңү өчен гомерләрен биргән егетләрне онытырга тиеш түгел. Рәиснең йөкләмәсе һәм гомуми фикере Казанда һәм муниципаль берәмлекләрдә мемориаль зоналар булдыру турында иде. Бу – бик мөһим йөкләмә», – диде фонд җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз