news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удачина Путинның Юлламасы турында: Яңа дәүләт ярдәме гаиләләр өчен бик яхшы булачак

Россиядә ана капиталы программасын озайттылар һәм киңәйттеләр.

Удачина Путинның Юлламасы турында: Яңа дәүләт ярдәме гаиләләр өчен бик яхшы булачак
архив

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән өстәмә ярдәм чаралары демографик хәлгә уңай йогынты ясаячак. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

«Гражданнарның абсолют күпчелеге акча вәгъдә иткән өчен балалар табу турында карар кабул итми. Әмма шундый ярдәм мөһим һәм принципиаль булган гаиләләр дә бар. Минем уйлавымча, әлеге категория өчен өстәмә түләү мөһим ярдәм булачак һәм аларны бала табуга этәрәчәк», — диде Гүзәл Удачина.

Аның сүзләренчә, тагын бер уңай яңалык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату мәсьәләсе хәл ителә. Бүген субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу мәсьәлә төрлечә иде. Татарстанда да муниципалитетлар, мәктәптә балаларның нинди ташламалы категориясен бушлай ашавын төрлечә хәл итә, диде балалар омбудсмены.

«Бу балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә микроклиматка йогынты ясый. Балаларны аз керемлелек һәм ярлылык кебек төшенчәләр турында уйларга этәрүнең кирәге юк. Яңа чара тигезлек хисе уятачак. Мин бу искиткеч инициативаны хуплыйм», — дип йомгаклады ул.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтыла һәм гаиләдә беренче бала туган очракта да биреләчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100