news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удачина лагерьларда агулану турында: Азык-төлекнең сыйфаты — җитәкченең җаваплылыгы

Балалар учреждениеләренең барлык җитәкчеләре дә СанПиН нормалары турында белергә тиеш, диде Татарстанның балалар омбудсмены.

Удачина лагерьларда агулану турында: Азык-төлекнең сыйфаты — җитәкченең җаваплылыгы
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Теләсә кайсы балалар учреждениесендә азык-төлекнең торышы өчен оешма җитәкчесе җаваплы булырга тиеш. Бу фикерне Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

Балалар учреждениеләренең барлык җитәкчеләре дә СанПиНа нормалары турында белергә тиеш, дип ышана Татарстанның балалар омбудсмены.

Узган ел норовирус инфекциясе кабыну нәтиҗәсендә «Лучистый» лагереннан Татарстаннан килгән 49 бала һәм 5 өлкән кеше агулану белән хастаханәгә китерелде. Бу хәл килеп чыгуда кеше факторы сәбәп булды, диде Гүзәл Удачина.

«Медицина хезмәткәре иртән кайбер азык-төлек хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшермәгән. Ә ул эчәк инфекциясе белән авырган. Һәм ул үзе әзерли торган азыкны зарарлаган. Шул рәвешле балалар агуланган. Менә ул кеше факторы. Бу без иң элек теләсә кайсы учреждениедә тикшерә торган юнәлеш», — диде агентлык әңгәмәдәше.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100