news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удачина: Ир белән хатын аерылышкач, баланың кайда яшәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә

2019 елда 11 мең 588 бала әти-әнисенең аерылышуын кичергән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ир белән хатын аерылышкач, балаларның кем белән яшәвенә бәйле мәсьәләләр елдан-ел кискенләшә. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

«Ир белән хатын аерылышкач, балаларны тәрбияләү турында аңлашылмаучанлыклар киңкүләм характер алды. Әти-әнисенең аерылышу процессының төп корбаннары — балалар», — диде ул.

Удачина сүзләренчә, гаилә низаглары буенча мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты, ир белән хатын аерым яши башлагач, баланың яшәү урынын, аралашу тәртибен билгеләүгә кагылышлы булган. Бу, 2018 елга караганда, 28 процентка күбрәк.

Ул 2019 елда 11 мең 588 бала әти-әнисенең аерылышуын кичергәнен әйтте. 1 меңләп баланың әти-әнисе, баланың кайда яшәве мәсьәләсендә үзара килешә алмыйча, судка мөрәҗәгать юллаган. «Баланың яшәү урынын билгеләү буенча күпчелек суд карарлары ата-аналар тарафыннан үтәлмәгән. Башкарма производстволар кузгатылган. Баланың кайда яшәве белән бәйле мәсьәлә катлаулана, ә бу балага психик зыян сала», — диде Гүзәл Удачина.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил суд приставлары, опека органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләрнең мондый ситуацияләргә чарасын күрүләрен сорады. Ул республикада аерылышу алдында торган гаиләләр өчен ярдәм күрсәтерлек гаилә консультацияләре челтәрен булдыру кирәк дип саный.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100