news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта математика укытучысы хатын-кызны һәм аның оныгын үтерүдә шикләнелә

Санкт-Петербургта математика укытучысы ике кешене үтерүдә шикләнелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Хокук саклаучыларның мәгълүматлары буенча, 26 октябрьгә каршы төндә Комиссар Грушко урамындагы йортта өлкән яшьтәге хатын-кызның һәм аның оныгының мәетләре табылган. Өй янында баланың кыйнап ташланган 32 яшьлек әнисенә юлыкканнар.

Агентлык мәгълүматларына караганда, әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 2016 елда Лесгафт исемендәге Илкүләм физик культура, спорт һәм сәламәтлек университеты магистратурасын тәмамлаган, ә 2023 елда профессиональ яңадан әзерлек курсларын үтеп, математика укытучысы квалификациясен алган. Ир-ат 32 яшьлек хатын-кыз белән очрашып йөргән һәм аның баласының әтисе булган дип фаразлана. Хәзерге вакытта аны эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot