Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Укытучы, Остаз, безнең «Бабай»: Минтимер Шәймиевне туган көне белән кемнәр котлады
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 89 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте
Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 89 яшен тутырган көнне ил һәм РФ субъектлары җитәкчеләреннән, фән, мәдәният, мәгариф вәкилләреннән күпсанлы котлаулар кабул итте. Алар әлеге шәхес турында нинди фикерләрен җиткерә. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Путин Минтимер Шәрип улының тавышын ишетүгә шат булуын әйтте
20 гыйнвар кичендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә шалтыратты һәм аны туган көне белән котлады. Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының тавышын ишетүгә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек теләде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Фото: © kremlin.ru
Шәймиевне туган көне белән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да тәбрик итте.
«Танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Сез Татарстанның хәзерге үсешенә зур өлеш керттегез, республика халкының олы хөрмәтен яуладыгыз.
Фото: © tatarstan.ru
Төбәктә мөһим үзгәртеп корулар, күп кенә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру сезнең исем белән бәйле. Сез бүген дә туган республикагызга тугрылыклы хезмәт итәсез. Сезне белгән һәркем актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегегезгә соклана», - диелә Россия Федерациясе Премьер-министры телеграммасында.
«Ул – тулы бер чор, аның исеме зирәклек һәм стратегик фикерләү синонимына әверелде»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX һәм Telegram каналларында хәбәр урнаштырып, республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне беренчеләрдән булып котлады.
Ул Шәймиевнең шәхси сыйфатларын билгеләп үтте, аның зирәклеген, бай тормыш һәм идарә тәҗрибәсен, шулай ук Татарстанга булган ихлас һәм чиксез мәхәббәтен искәртте. Республика Рәисе сүзләренчә, бу сыйфатлар чын мәгънәсендә бәяләп бетергесез мирас булып тора, ә Минтимер Шәймиев үзе күп буыннар өчен үрнәк булып кала.
«Бүген үзенчәлекле көн - кадерле Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. «Ул – тулы бер чор, Татарстанның беренче Президенты, аның исеме зирәклек һәм стратегик фикерләү синонимына әверелде. Сезгә сәламәтлек һәм озак елларга сузылган актив тормыш телим!» – дигән теләкләрен җиткерде Миңнеханов.
Ул язылучыларын котлауларга кушылырга чакырды.
Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән шәхсән үзе дә котлады.
Шәймиев белән Миңнехановның бер-берсен җылы сәламләгән видеосын ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында урнаштырды. «Шундый традиция бар», – дип язган ул видео астына.
«Минтимер Шәрип улы акыллы укытучы булды һәм шулай булып кала»
Минтимер Шәймиевне Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да тәбрик итте.
Фото: © t.me/mkhusnullin
Ул билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәрип улы – Россиянең Хезмәт Герое, зур абруйга һәм лаеклы хөрмәткә ия кеше. Хөснуллин сүзләренчә, Татарстанның алдынгы, динамик рәвештә үсә торган төбәк буларак формалашуы аның исеме белән тыгыз бәйләнгән.
«Шәхсән минем өчен Минтимер Шәрип улы акыллы укытучы, тәҗрибәле остаз һәм тормышның күп өлкәләрендә шәхси үрнәк булды һәм шулай булып кала. Һөнәри юлымның бер өлеше нәкъ менә аның җитәкчелегендә узуы минем өчен зур дәрәҗә. Минтимер Шәймиевкә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм алга таба уңышлар телим!» - дип язган ул Телеграм-каналында.
«Федераль һәм дөньякүләм масштабтагы сәясәтче»
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иртән иртүк Татарстанның беренче Президентын туган көне белән котлады.
Фото: © t.me/faridmuhametshin
Ул Шәймиевне милләтара тынычлык һәм татулык, иҗтимагый тотрыклылык һәм хәзерге Татарстанның - Россия Федерациясендәге терәк төбәкнең социаль-икътисади үсешенә нигез салган федераль һәм дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип атады.
Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиевтән башка Татарстан мондый казанышларга ирешә алмас иде. Мөхәммәтшин искәрткәнчә, нәкъ менә Шәймиев республиканың күпмилләтле халкын берләштерде, республикага заманча үсеш векторларын күрсәтте һәм «тарихта зур шәхес»кә әверелде.
«Минтимер Шәрип улының Татарстанның тарихи-мәдәни яңарышына игътибар бирүе дә зур әһәмияткә ия», – дип игътибарын юнәлтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Аның инициативасы белән дини, тарихи һәм архитектура һәйкәлләре (Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Болгар, Казан Изге Ана иконасы чиркәве) торгызылды, шулай ук заманча белем бирү комплекслары – күптелле мәктәпләр челтәре төзелде.
«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезгә, Укытучым һәм остазыма, мине зур сәясәткә алып килгән кешегә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышлар телим!» – дип сүзен төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Матвиенко, Володин, һәм Нәбиуллина телеграммалар җибәрде
Шәймиев Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, РФ Иминлек Советы секретаре Сергей Шойгу, Россия һәм Беларусь Союздаш дәүләтенең дәүләт секретаре Сергей Глазьев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ саклану министры урынбасары, армия генералы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеев, РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Григорий Орджоникидзе һәм федераль хакимиятнең башка вәкилләреннән котлау телеграммалары алды.
Республиканың Дәүләт Киңәшчесен ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм төбәк хакимиятенең башка вәкилләре тәбрик итте.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев, Кабарда-Балкар башлыгы Казбек Коков, Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, Мордовия башлыгы Артем Здунов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев, Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Курск өлкәсе губернаторы Александр Хинштейн, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Федерация субъектларының башка җитәкчеләре котлау телеграммалары җибәрде.
Фото: «Минтимер Шәймиев. Мизгелләр. Еллар. Чор» күргәзмәсеннән, 2022 ел
Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык» Республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка сәнгать эшлеклеләре, мәдәният учреждениеләре коллективлары котлаулар юллады.
Минтимер Шәймиевкә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Котлауларга шулай ук зур предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шул исәптән «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарә рәисе Олег Белозеров, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов кушылды.
Фото: «Минтимер Шәймиев. Мизгелләр. Еллар. Чор» күргәзмәсеннән, 2022 ел
«Олы акыл иясе һәм сизгер йөрәкле кеше»
«Сез безнең барыбыз өчен дә – хөрмәтле беренче Президент, Татарстан сәясәте патриархы, олы акыл иясе һәм сизгер йөрәкле кеше. Сезнең сүзләрегез һәм гамәлләрегез һәрвакыт яхшылык, намус һәм алдан күрүчәнлек үрнәге булды һәм шулай булып кала», - дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. Ул билгеләп үткәнчә, Шәймиев Татарстан тарихында бәяләп бетергесез зур роль уйнады.
«Сезнең зирәклегегез, үткен акылыгыз һәм оптималь идарә карарлары кабул итә белүегезгә сокланырга гына мөмкин», - дип язган ул Телеграм-каналда.
РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының беренче Президенты төбәкнең федераль үзәк белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертте.
«Минтимер Шәрип улы төбәкнең федераль үзәк белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләренә нигез салды. Аның шәхсән катнашында Татарстанга гына түгел, тулаем Россия Федерациясенә дә кагылышлы бик күп мөһим мәсьәләләр хәл ителде», - дип искәртте ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
«Аның мәдәниятара диалог принципларына тугрылыгы, проблемаларны тыңлый һәм хәл итә белүе, милли традицияләргә таянуы һәм телләрне саклавы чит йогынтылардан һәм низаглардан качарга ярдәм итә. Аның инициативасы белән ТР Иҗтимагый палатасы составы формалаштырылды, һәм Шәймиев аның беренче утырышында чыгыш ясады», - дип билгеләп үтте Павлова.
Фото: «Минтимер Шәймиев. Мизгелләр. Еллар. Чор» күргәзмәсеннән, 2022 ел
«Акыллы җитәкче һәм алдан күрүчән стратег»
Шәймиевне район башлыклары да котлады. Аерым алганда, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев белдергәнчә, Минтимер Шәрип улының исеме республикабыз тарихына мәңгегә язып куелган.
«Ул чор кешесе, акыллы җитәкче һәм алдан күрүчән стратег, аның өчен туган Татарстанына хезмәт итү бөтен гомере буена сузылган эш булды. Безнең өчен ул күренекле дәүләт эшлеклесе генә түгел, Укытучы, Остаз, «Бабай» да, - дип язган ул Телеграм-каналда.
Ул билгеләп үткәнчә, Шәймиев инициативалары һәм шәхсән катнашуы нәтиҗәсендә Татарстанның уникаль тарихи-мәдәни мирасы саклана һәм торгызыла, күп телле белем бирү проектлары үсеш ала. Аерым алганда, Түбән Камада «Адымнар-Түбән Кама» күптелле комплексы ачылды.
«Минтимер Шәрип улының хезмәт биографиясе туган җиргә һәм анда яшәүчеләргә мәхәббәт белән сугарылган. Милли һәм мәдәни кыйммәтләрнең яңадан торгызылуы аның исеме белән бәйле: Татарстанның тарихи энҗесе – Яшел Үзән районының Зөя утрау-шәһәрлеге танымаслык булып үзгәрде, Бөек Болгар яктылык һәм игелек урынына әверелде», – дип искәртте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең котлавында.
«Минтимер Шәрип улы Шәймиев - үз исемен илебез тарихына язган кеше. Татарстанның уңышлы үсешенә нигез салган лидер. Аның зирәклеге, бер яктан, республикабыз үзенчәлеген саклап калсын, икенче яктан, федераль үзәкнең ышанычлы партнерына әверелсен өчен җитәрлек булды», – дип билгеләп үтте Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов.
- Минтимер Шәрип улы Шәймиев - Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе. 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туган.
- 1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлый.
- 1959-1962 елларда Мөслим ремонт-техника станциясендә инженер, баш инженер булып эшли. Аннары биш ел Минзәлә район «Сельхозтехника» берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1967-1969 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары була.
- 1969-1983 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазифасын башкара. 1983-1991 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, ТАССР Министрлар Советы рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, ТАССР Югары Советы рәисе була. 1986 елдан – XI чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты, 1989 елдан – СССР халык депутаты.
- 1991 елдан 2010 елның мартына кадәр - Татарстан Республикасы Президенты. 1994-2001 елларда РФ Федерация Советы депутаты һәм әгъзасы. 2000-2001 елларда, шулай ук 2009 елда – РФ Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.
- 2010 елның февраленнән - «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды» («Возрождение-Яңарыш») коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр советы рәисе.
- 2010 елның апрелендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнә.
- Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы, барлык дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлар өчен», Рус православие чиркәвенең I дәрәҗә Изге князь Даниил Московский, Рус православие чиркәвенең I дәрәҗә Изге Сергий Радонежский, «Намус һәм Батырлык өчен», Минин һәм Пожарскийның «Возвеличим Россию», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», Казахстан Республикасының I дәрәҗә Дуслык орденнары белән бүләкләнгән.
- Шулай ук башка республикаларның, дәүләтләрнең һәм халыкара бүләкләре бар. Казан һәм Алтай Республикасының Мактаулы гражданины.
- Россия Федерациясе Технология фәннәре академиясе академигы, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе мактаулы академигы, Халыкара төбәк үсеше һәм хезмәттәшлек академиясе әгъзасы, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты мактаулы профессоры, Алтай дәүләт университетының мактаулы докторы, Казан федераль университетының мактаулы докторы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе әгъзасы, ЮНЕСКОның игелекле ният илчесе, Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
- «Ел Президенты» номинациясендә «Россия Милли Олимпы» премиясенә (2001, 2004), Татар халкының Кол Гали исемендәге халыкара премиясенә, Россия Федерациясенең «Алтын битлек» милли театр премиясенә, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясенә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз