Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» Гаилә үзәге янында «Патриот» үзәге күргәзмәсе эшли
Бүген Татарстан Республикасы көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында «Патриот» Республика үзәгенең («Авангард» укыту-методик үзәге шуның базасында эшли) күргәзмәсе ачылды.
«Бүген без берничә юнәлеш турында сөйлибез һәм күрсәтәбез: беренчесе — тактик медицина, икенчесе — пилотсыз очкычлар белән идарә итү симуляторы, ә өченчесе — автоматны сүтеп-җыю. Безнең шулай ук бронежилет, каска һәм автомат та бар, аларны теләгән һәркем киеп карый һәм фотога төшә ала», — дип сөйләде «Авангард» укыту үзәгенең бүлек башлыгы Армен Асланян.
Тактик медицина күнекмәләрен чарлау өчен чынбарлыкка якын торган манекен игътибарны аеруча җәлеп итте.
«Аның ярдәмендә төрле җәрәхәтләр вакытында (мәсәлән, аяк-кулларлар, корсак һәм баш яраланганда) ничек ярдәм итүләрен күрсәтергә мөмкин. Теләгән һәркемне бу күнекмәләргә өйрәтәбез, безнең инструкторлар теләсә нинди сорауларга җавап бирәчәк һәм барысын да күрсәтәчәк», — дип өстәде ул.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Искәртеп үтәбез, Татарстанда бер еллык махсус контрактны медицина хезмәткәрләре – табиблар һәм урта медицина персоналы да төзи ала. Кандидатның югары яки урта махсус белеме булырга тиеш. Сәламәтлек торышы һәм яше буенча хәрби хезмәткә яраклы булу да таләп ителә. Ир-атлар 18 яшьтән 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар 45 яшькә кадәр хәрби хезмәткә яраклы.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Варяг» 50нче аерым Пилотсыз системалар гаскәрләре бригадасына («Сталинские соколы» бүлекчәсе шуның составында эшли) контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар.
«Сталинские соколы» бүлекчәсендә хәрби хезмәткәрнең хезмәт хакы, бер тапкыр бирелә торган түләүдән тыш, ай саен 600 мең сумнан башлана. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә уку ике ай дәвам итә, тагын бер ай ял бирелә.
Беренче елда техник 10 миллион сумга якын акча алачак. Техникның айлык хезмәт хакы - 600 мең, инженерның – 650 мең, пилотның – 750 мең, штурманның – 900 мең, ә расчет командирының 1 миллион сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында - 8 800 222 59 00 яисә 117 төбәкара кол-үзәк номеры, ә «Варяг» һәм «Сталинские соколы» бригадасында хезмәт итү хакында 8 917 887 53 30 номеры буенча белергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз