news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Участокларга Дәүләт Думасы сайлаулары өчен бюллетеньнәр китерә башладылар

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда бюллетеньнәрне сайлау участокларына китерә башладылар. Якын көннәрдә аның 6 миллионнан артык данәсен барлык территориаль сайлау участокларына алып киләчәкләр, шуннан участок комиссияләренә таратачаклар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Бюллетеньнәр китерү этабы – алда торган тавыш бирүгә әзерлекнең мөһим өлешләреннән берсе. Без сайлаучылар алдындагы җаваплылыкны аңлыйбыз, шунлыктан һәр этапны контрольдә тотабыз», - диде Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, бюллетеньнәр ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында таратыла. Бу контрольне тәэмин итү өчен кирәк. «Сайлау бюллетеньнәре Татарстан районнарына „Баш махсус элемтә үзәге“ федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре сагы астында китереләчәк», - дип искәртте Кондратьев.

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Шулай ук Татарстанның кайбер округларында ТР Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына өстәмә сайлаулар үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100