news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Участок табиблары көн саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп тора

«Без һәрвакыт диярлек ветераннар белән элемтәдә», — диде Альмир Абашев.

Участок табиблары көн саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп тора
архив

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның участок табиблары көн саен Бөек Ватан сугышы ветераннарына шалтыратып, сәламәтлекләренең торышы турында белешә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

«Без һәрвакыт ветераннар белән элемтәдә. Бүген барлык табибларга үз участокларына беркетелгән ветераннарга көн саен шалтыратып, хәлен белешеп тору кушылды», — диде ул.

Альмир Абашев әйтүенчә, коронавирус пандемиясе башланганчы ук, 1 мартка ветераннарны диспансеризацияләү эше төгәлләнгән. 31 мең ветеранның сәламәтлеген тикшерүдә 117 табиб-шәфкать туташлары бригадалары катнашкан. Алар ветераннарның өйләренә барган.

Альмир Абашев, шулай ук, Татарстанда өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү буенча гериатрия хезмәте үсеш алуы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100