news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш биреп була

3-9 сентябрьдә сайлаучылар бу хокуктан бары территориаль сайлау комиссияләрендә генә файдалана алган иде

 (Казань, 10 сентября, «Татар-информ»). 2014 елның 10 сентябреннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары өчен вакытыннан алда тавыш бирү участок сайлау комиссияләрендә үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. 3-9 сентябрьдә сайлаучылар бу хокуктан бары территориаль сайлау комиссияләрендә генә файдалана алган иде. Бөтен республика буенча андыйлар  49 мең 728 кеше яки сайлаучыларның гомуми санының 1,7 процентын тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз: Татарстанда 65 территориаль һәм 2763 участок сайлау комиссиясе оештырылган, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе бар (соңгыларында вакытыннан алда тавыш бирү каралмаган). 

Вакытыннан алда тавыш бирү барышында участок сайлау комиссияләренең эше түбәндәгечә: эш көннәрендә 16.00 дан 20.00 сәгатькә (Түбән Кама муниципаль районында, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга һәм Әлмәттә - 14.00 дән 20.00 гә), шимбә, 13 сентябрь көнне, 8.00 дән 16.00 гә кадәр.

Вакытыннан алда тавыш бирү гаризасында сайлаучы 14 сентябрь көнне сайлауга килә алмавының сәбәбен күрсәтергә тиеш. Бу командировка, ялга китү, хезмәт һәм уку эшчәнлеге, дәүләт һәм иҗтимагый бурычлар үтәү, сәламәтлек буенча хәле һ.б. лар булырга мөмкин. Сайлаучы үзе бюллетеньны тутыра, аннары ул конвертка салына һәм ябыштырыла. Ябыштырган урынга участок сайлау комиссиясенең ике хәлиткеч тавышка хокуклы әгъзасы имза куя. Конвертлар тавыш бирү көнендә расланган тәртиптә ачыла, бюллетеньнар стационар тавыш бирү тартмасына салына. Территориаль сайлау комиссиясе вакытыннан алда тавыш бирүчеләрнең бюллетеньнары салынган конвертларны һәм сайлаучыларның исемлекләрен тиешле участок комиссиясенә, иртәгә сайлау дигән көннән дә соңга калмыйча, тапшыра.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100