news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Участок сайлау комиссияләре тавышларны санауда QR-код технологиясен файдаланачак

Мидхәт Шаһиәхмәтов QR-кодның участок сайлау комиссияләрендә йомгаклау беркетмәсен төзегәндә хаталардан коткаруын билгеләп узды.

Участок сайлау комиссияләре тавышларны санауда QR-код технологиясен файдаланачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләре тавышларны санауда QR-код технологиясен файдаланачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлек буенча партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Сайлауда Россия Федерациясендә үзен уңай яктан күрсәткән сайлау стандартлары кулланылачак. Беренчесе – сайлаучы үзе кайда булса, шуннан тавыш бирү булса, икенчесе - тавыш бирү нәтиҗәләре турында протоколда QR-код технологиясе кулланылачак. Аны барлык участок сайлау комиссияләре файдаланачак. QR-код технологиясе бүген тавышларны санау һәм сайлау нәтиҗәләрен билгеләүдә иң нәтиҗәле инновация санала”, - диде ул.

Ул QR-кодның участок сайлау комиссияләрендә йомгаклау беркетмәсен төзегәндә хаталардан коткаруын билгеләп узды.

“QR-код технологиясен кулланганда, сайлау буенча тавыш бирүнең азаккы нәтиҗәләрен ясау вакыты күпкә кыскара. Территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары беркетмәнең QR-кодын сканер аша үткәреп, махсус программа ярдәмендә мәгълүмат автоматик рәвештә “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасына кертелә. Бу гамәлләр контроль группа катнашында уза”, - дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100